Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баерга телисезме?

Көзне файдаланып калыгыз!

  Тылсым белгечләре көзге яфраклар ярдәмендә өйгә байлык җәлеп итү мөмкинлеге барлыгына ышандыра. Моның өчен нишләргә?

  Көзге бер матур көнне урманга яисә паркка саф һавага йөрергә чыгыгыз. Иң матур сары яфраклардан гөлләмә җыегыз. Кызыл төстәгеләрне алмагыз.

  Көзге яфраклар гөлләмәсен өегезгә алып кайтып, бик матур вазага утыртып куегыз. Таралып китмәсеннәр өчен сары җеп белән бәйләп куйсагыз да була. “Өемә акча агымы җәлеп итәм”, — дип берничә тапкыр кабатлагыз.

  Яңа ел төнендә бу яфраклар гөлләмәсен тышка алып чыгарга һәм, уып, ак кар өстенә таратырга, мондый сүзләр әйтергә кирәк: “Сары яфраклар ак карга алтын булып ята, күпме “алтын” төшә, миңа шулкадәр байлык килсен!”

  Менә шулай. Ышансагыз - ышаныгыз. Ышанмасагыз да матур көзге яфраклар гөлләмәсе өегезне бераз ямьләп торса, бер зыян да булмас!

  Чыганак:https://kiziltan.ru/news/kyzyk-news/2024-09-24/baerga-telisezme-3942601?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

  Фото:https://ru.freepik.com/premium-photo/trees-autumn_123227423.htm#fromView=search&page=1&position=16&uuid=ca7d1a46-663f-4589-a50a-5a54b29cc1ed

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев