Багышта Коръән бәйгесе

28 мартта Багыш авылында Урта Балтай, Югары Балтай, Кече Бакырчы, Олы Бакырчы, Тәүгелде, Чирмешән, Багыш, Аюкөйдергән авылларыннан мәчет каршында укып йөрүче балалар һәм өлкәннәр өчен Коръән укучылар бәйгесе уздырылды. Бәйге дүрт төрле юнәлештә үтте. Бәйгенең беренче өлеше һәр авылдан, төрле яшьтәге, мәктәптә укучы 11 бала катнашында азан әйтү белән башланып...
28 мартта Багыш авылында Урта Балтай, Югары Балтай, Кече Бакырчы, Олы Бакырчы, Тәүгелде, Чирмешән, Багыш, Аюкөйдергән авылларыннан мәчет каршында укып йөрүче балалар һәм өлкәннәр өчен Коръән укучылар бәйгесе уздырылды.
Бәйге дүрт төрле юнәлештә үтте. Бәйгенең беренче өлеше һәр авылдан, төрле яшьтәге, мәктәптә укучы 11 бала катнашында азан әйтү белән башланып китте. Икенчесе - беренче ел укып йөрүче балаларның Коръәннең ачкычы булып торучы "Әл-Фатиха " сүрәсен һәм " Әл-Ихлас" сүрәләрен яттан сөйләп, Мөгаллим Сәни китабыннан аерым сүзләрне укып күрсәтү булды. Ә өченче өлеше исә - икенче ел мәчеткә йөреп укучы балаларның яттан, үзләренең теләге буенча, Коръәннән 2 кыска сүрәне һәм шулай Мөгәллим Сәни китабыннан быелгысы уку елында үткән программа нигезендә аерым сүзләрне укудан гыйбарәт булды.
Бәйгенең балалар катнашындагы өлеше тәмамлануга Багыш авылы уңганнары балаларның барысын да өстәл артына чакырып тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Дүртенче өлеше өлкәннәр өчен булды. Алар Коръәннең теләсә кайсы битен ачып укып, укыган өлешенә тәҗвид кагыйдәсе нигезендә аңлатма биреп, һәм яттан озынрак берәр сүрәне сөйләп бирделәр. Алар бу гамәлләренә бик җитди карап, зур дулкынлану белән башкарып чыктылар. Биредә төрле авылдан 7 мөслимәбез көч сынашты, ә без исә Әлһәмдүлилләһи шөкер, бу төбәктә тагы 7 укытучы өлгереп килә дип сөенеп утырдык.
Бәйгедә барысы 28 бала, 7 өлкән мөслимәбез катнашты. Жюри әгъзалары бәйге ахырында һәр юнәлештән беренче урынга лаеклыларны билгеләп, 4 кешегә бүләкләр тапшырды, шулай ук бәйгедә катнашучыларның барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шәкертләрен шушы бәйгегә әзерләүче мөгәллимәләребез дә ихтибардан читтә калмады, аларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды, - ә алар моңа бик тә лаеклы.
Бәйге зур хәзерлек белән, бик оешкан төстә башкарылды. Шушы бәйгене оештыручы мәчет имамнарына, мөслимәләр берлеге әгъзаларына, мөгәллимәләребезгә, табын әзерләүдә булышлык күрсәткән авыл халкына олы рәхмәтләребезне белдерәбез, изге эшләре дәвамлы булсын, һәммәсе дә олы дәрәҗәләргә ирешеп, сау-саләмәт булып гомер итсеннәр.
Тәүгелде авылыннан бәйрәмгә килүче абыстаебыз, Югары Балтай авылыннан Тәүгелдегә йөреп укытучы Зөһрә Сафинага аерым олы рәхмәтләрен белдерде.
Балтай - изге күңелле зөһрәләргә бик бай, Балтайлыларның тирә-як авылларга йөреп дин гыйлемен өйрәтүләре күркәм традиция булып тора дип әйтсәм дә ялгышмам, алар бу гамәлне үзләренең изге бурычлары кебек кабул итеп, бик теләп башкаралар, ә бу районыбыз өчен зур горурлык, барыбыз өчен дә олы үрнәк.
Аларның һәммәсенә олы рәхмәтләребезне юллыйк, изге эшләре дәвамлы булсын, гаиләләрендә иминлек, үзләре саулыкка коенып гомер итсеннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:44“Тормыш иптәшем миңа Наилә дип эндәште” Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәерниса әби Насыйбуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.6300
-
23 май 2022 - 21:05Апаста Дәүләт сынаулары башланды Апас урта мәктәбендә урнашкан Дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктында сынаулар башланып китте.7600
-
23 май 2022 - 21:01Апас дәрәҗәле якташларыбызны кабул итте Читтә яшәүче якташларыбыз туган җир туфрагын сагынып кайта. Туган үскән яклар үз балаларын тарта шул.8900
-
23 май 2022 - 19:55Өшкерелгән су күп кенә чирләрдән дәвалый Ашамыйча кеше бер ай тора ала, ә сусыз 3 көн дә яшәргә авыр, диләр.7300
-
23 май 2022 - 19:53Апаста “Ислам дине – үрнәк дин” дип исемләнгән зур чара узды Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм Апас мәдәният йортында үткәрелде.9400
-
23 май 2022 - 18:55Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.6400
-
23 май 2022 - 17:55"Буяганда яки чистартканда кабер өстенә басарга ярыймы?" "Ялларда авылга кайткач, зиратта чардуганнар буядык. Кабер аралары бик тар. Чардуганны эчке яктан, кабернең бер өлешенә басып буярга туры килде. Өйгә кайтканнан бирле шуңа эч пошып йөри. Чардуган буяганда кабер өстенә басарга ярыймы?" - дип сорый Гөлфия Шакирова.18500
-
23 май 2022 - 16:55Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш? Чыннан да, гаиләдә акча кем кулында булырга һәм кайда сакланырга тиеш? Хатын сумкасындамы, шкафтамы, әллә ирнең саклык кенәгәсендәме? Ирем белән өйләнешеп аерым бер гаилә булып яши башлаган вакытлар.15300
-
23 май 2022 - 16:52Чүрибураш авылыннан Әминә әби Хәмитова: “Язмыштан узмыш юк икән” 90 яшен каршылаучы ак әбигә Ил башлыгының, район башлыгының Котлаулары ирештерелде, авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.9900
-
23 май 2022 - 15:55Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынды 20 майда Казанның элек «Кырлай» паркы буларак танылган урынында Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салу тантанасы узды.7300
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
23 май 2022 - 14:03Район башлыгы сөт җыю бәясен арттыру бурычын куйдыРайон башлыгы Айрат Җиһаншин сөт җыючылар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.19600
-
23 май 2022 - 10:43Иске Әнәлеләр спорт белән дусИске Әнәле авылында олысы, кечесе спортны үз итә.13400
-
5 май 2022 - 13:41Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнәРайон башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.44800
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.19900
-
21 май 2022 - 16:44Апас районы делегациясе “Изге Болгар җыены”нда булды Районыбыз мөселманнары Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда катнашты.59800
-
20 май 2022 - 04:5520 майга һава торышы Җомга, 2022 елның 20 маенда һава торышы шундый булачак:43400
-
21 май 2022 - 18:55«Әни чыгып киткәч, өйдә ямь бетте» Яшь егетнең үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.41300
-
20 май 2022 - 15:55Апаслы бер атнада ике тапкыр салмыш килеш юлга чыккан Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә салмыш килеш руль артына утыручы 2 шоферга беркетмә төзелгән.41200
-
21 май 2022 - 02:55Ял көннәрендә кар көтелә? Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.39200
-
20 май 2022 - 08:55«Үземнән 15 яшькә олырак туганым мине җиде ел яратып йөрде» Рәйхананың егете була торып та Ризат араларны суытырга теләмәде. Авылда туганнарына килеп йөрүен, концертларга чакыруын дәвам итте, әмма Рәйхана нык торды — башка бармады.38900
-
20 май 2022 - 13:55Апаста “Яшь инспекторлар” отрядлары нәтиҗә ясады Район хакимиятенең утырышлар залында “Яшь инспекторлар” отрядлары эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шул ук вакытта “Иң яхшы яшь инспекторлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.37800
-
22 май 2022 - 04:55Таш йөрәк (Кәрим Кара) Диләнең Гариф кызы икәнен барысы да белә иде авылда. Бер кеше моны күрмәде дә, белмәде дә - Гариф үзе. Күп еллар элек шымтый холыклы егет Зөлфия исемле кызның артыннан калмый йөрде.37100
-
22 май 2022 - 02:5522 майга һава торышы һәм ай календаре 22 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә.35800
-
20 май 2022 - 17:55Колгына юлында тракторчының салмыш булуы ачыкланган Күпме кисәтүләр ясап та, шоферлар бер үк хатаны кабатлавын дәвам итә.34600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика