Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Багыш авылында яшәүче Фәһим абый Фәсхиев 1943 елның ноябрендә 18 яшьлек егет булып совет армиясе сафларына алына

    Сугышчан юлын ул Свердлов өлкәсендә башлый. Биредә 6 ай дәвамында хәрби күнекмәләр ала. 1944 елның маенда аларны Псков шәһәренә җибәрәләр.

     Башта оборонада торалар, соңыннан чолганышта калган дивизиягә килеп кушылалар. Фәһим абый полк штабында элемтәче булып 1 ай хезмәт итә. Эшне җиренә җиткереп башкаручы Фәһим абыйны бик тиз күреп алалар. Аны полк штабы топографы итеп билгелиләр. Аларга дошман тылында булырга да, бомба явы астында калырга да туры килә. Дивизия яулаган җиңүләрдә топографларның өлеше бик зур була. 1944 елның сентябрендә Псков шәһәре янында Фәһим абый каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан терелеп чыккач Эстония чигендә снайпер булып хезмәт итә. Каты сугышларда Фәһим абый кабат яралана. 1945 елның мартына кадәр аңа госпитальдә дәваланырга туры килә. Терелгәч ул кабат фронтка китә. Бу юлы аңа Курляндиядә көрәшергә туры килә. Сугыш вакытында Фәһим абый кабат яралана. 1945 елның 9 Маен – Җиңү көнен Рига шәһәрендә госпитальдә каршы ала. Туган авылы Багышка 1945 елның июнендә кайтып җитә. 
    Фәһим абый бик күп дәүләт бүләкләре, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Һаман хәрәкәттә, хезмәттә ул. Озак еллар мәктәптә белем биргән аксакал бүген дә хөрмәтле. Әле дә рәсем сәнгатен үз итеп, күңелендәген ак кәгазь битенә төшереп яши ул. Агачтан чәчәкләр дә кисеп ясарга ярата ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: