Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бакырчы мәктәбендә "Без ГТОга әзер" акциясе үткәрелде

    7 апрель көнне Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбендә "Без ГТОга әзер" акциясе үткәрелде. План нигезендә укучылар һәм укытучылар арасында спорт ярышлары оештырылды. Анда барысы 48 укучы, 15 укытучы катнашты. Алар төрле яклап көч сынаштылар. Озынлыкка сикерү, отжимание, чабу, төз ату, гәүдәне күтәрү, скакалка белән сикерү, гимнастик скамейкада күнегүләр эшләү...

    7 апрель көнне Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбендә "Без ГТОга әзер" акциясе үткәрелде. План нигезендә укучылар һәм укытучылар арасында спорт ярышлары оештырылды. Анда барысы 48 укучы, 15 укытучы катнашты. Алар төрле яклап көч сынаштылар. Озынлыкка сикерү, отжимание, чабу, төз ату, гәүдәне күтәрү, скакалка белән сикерү, гимнастик скамейкада күнегүләр эшләү һ.б. биремнәрне үтәделәр. Егетләр гер күтәрүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Гомумән, әлеге ярыш укучылар һәм укытучылар күңеленә хуш килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: