Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бала пособиеләре билгеләүдә үзгәрешләр бар

    -Балага түләнә торган пособиене билгеләү тәртибе үзгәргән диләр. Шуны аңлатыгыз әле? Рамилә Җамалиева. Сорауга район халыкны социаль яклау идарәсе белгече, материаль ярдәм Үзәге җитәкчесе Алия Гарифуллина җавап бирә: -Быелның 10 сентябрендә Татарстан Министрлар Кабинетының 625 нче Карары кабул ителде һәм 26 сентябрьдә үз көченә керде. Аның нигезендә хәзер бала пособиесенө...

    -Балага түләнә торган пособиене билгеләү тәртибе үзгәргән диләр. Шуны аңлатыгыз әле?

    Рамилә Җамалиева.

    Сорауга район халыкны социаль яклау идарәсе белгече, материаль ярдәм Үзәге җитәкчесе Алия Гарифуллина җавап бирә:

    -Быелның 10 сентябрендә Татарстан Министрлар Кабинетының 625 нче Карары кабул ителде һәм 26 сентябрьдә үз көченә керде. Аның нигезендә хәзер бала пособиесенө гариза язганда гаиләнең соңгы 6 айлык кереме турында белешмә кирәк булачак. Элек ул соңгы 3 айныкы дип билгеләнгән иде. Эшмәкәрлек белән шөгылләнүче зат салым инспекциясенә үзенең кереме һәм чыгымы турында документлар тапшыру тәртибендә дә үзгәрешләр бар. Хәзер эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу төр эшчәнлектән керем һәм чыгымнарының булмавы турында белдергән очракта да берләштерелгән керемне билгеләгәндә хәзер Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендә җан башына туры килгән шартлы уртача акчалата керем күләме исәпкә алына. Апас районында бу берәмлек җан башына 13461 сум 80 тиен тәшкил итә. Алиментлар алмау, алырга теләмәү, бу турыда суд документлары булмаса шартлы алимент күләме нигез итеп алына. Бу шартлы алимент күләме бер балага билгеләнгән пособиегә тигез. Татарстанда бүген бер җан башына яшәү өчен кирәкле күләм (СРЕДНЕДУШЕВОЙ ДЕНЕЖНЫЙ ДОХОД) бер айга 8141 сум, шул исәптән, хезмәткә яраклылар өчен бер айга 8686 сум, пенсионерларга 6656 сум, балаларга 8097 сум дип билгеләнгән. Башка сорауларыгыз булса 21-0-98 телефонына шалтырата аласыз

    Әзерләде-Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: