Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Баласын урлап качкан әти кеше эзләнә

    Россия Тикшерү комитетының Магадан өлкәсе буенча идарәсе әлеге очрак уңаеннан, РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 бүлек "в" пункты буенча җинаять эше кузгаткан. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Магадан өлкәсе буенча идарәсе 2012 елның 3 мартында туган Сергей Шмагинны эзли. Суд карары буенча аның әнисе белән яшәргә тиешлеге әйтелә....

    Россия Тикшерү комитетының Магадан өлкәсе буенча идарәсе әлеге очрак уңаеннан, РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 бүлек "в" пункты буенча җинаять эше кузгаткан.


    Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Магадан өлкәсе буенча идарәсе 2012 елның 3 мартында туган Сергей Шмагинны эзли. Суд карары буенча аның әнисе белән яшәргә тиешлеге әйтелә. Ә әти кеше - 1972 елгы Василий Лысюк баласы белән билгеле сәгатьләрдә һәм әнисе яшәгән урында гына очрашырга тиеш була.



    Әмма, тикшерү мәгълүматларында әйтелгәнчә, Василий Лысюк улы Сергей Шмагинны, әнисенә әйтмичә генә, үзе белән алып чыгып китә. Аларның Магадан аэропортыннан Мәскәүгә очулары билгеле. Баланың сәламәтлеге, яшәү урыны турында бернинди дә мәгълүмат юк.

    Җирле тикшерү органнары Татарстанга да сорау юллаган. Әлеге кешеләр турында нинди дә булса мәгълүматы булучыларның хокук сакчыларына хәбәр итүе сорала.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: