“Балтай” тернәкләндерү Үзәгендә дәвалану курсы үтүче 24 кешегә аерым концерт куйдылар

Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында узган атнада "Балтай" тернәкләндерү Үзәгендә дәвалану курсы үтүче 24 кешегә аерым концерт куйдылар. Тавыш режиссеры Рөстәм Зиннәтуллин, осталыгын, үзебезнең сандугачларыбыз-Рамилә Вавилова, Гөлнара Галиакберова һәм Гөлия Сәлахетдинова, дөньякүләм атаклы балерина Анна Павлованы да уздырып биюче Регина Мөхетдинова чыгышларын биредә шифа алучы өлкәннәр алкышларга...
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында узган атнада "Балтай" тернәкләндерү Үзәгендә дәвалану курсы үтүче 24 кешегә аерым концерт куйдылар. Тавыш режиссеры Рөстәм Зиннәтуллин, осталыгын, үзебезнең сандугачларыбыз-Рамилә Вавилова, Гөлнара Галиакберова һәм Гөлия Сәлахетдинова, дөньякүләм атаклы балерина Анна Павлованы да уздырып биюче Регина Мөхетдинова чыгышларын биредә шифа алучы өлкәннәр алкышларга күмделәр.
- Татарстан Министрлар Кабинеты Карары буенча безнең Үзәк хәзер республикакүләм дәрәҗәле, ди апаслылар телендә Балтай "курорты" җитәкчесе Гөлшат Гыйбадуллина. -Бер заездда без 24 пациент кабул итәбез Хәер безгә Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарынан да урындагы халыкны социаль яклау идарәләре юлламасы белән һәр айда унлап кеше килә. 15 көнлек дәвалану курсында табиб күрсәтмәләре буенча 15 төрле процедура каралган. Хәзер безнең үз табибыбыз бар-терапевт, киң профильле белгеч Айрат Рәхмәтуллин һәр кеше белән аерым эшли.
- Безнекеләрне сөендәргән үз артистларыбызга рәхмәт,-ди Үзәк җитәкчесе. -Үзебез дә тик ятмыйбыз анысы-яңа гына Габдулла Тукайның 130 еллыгына "Язлар безгә Тукай белән килә" исемле бик матур шигырь кичәсе үткәрдек. Аннан район мәдәният бүлеге белгечләре кино куеп киттеләр. Тирә-юнебезне ямьләндерү максатында "Яшел шимбә" дә бездә сәламәтлеген ныгытучы һәркем агач утырту өмәсендә катнашты. Күпләр "тагын киләбез әле, истәлек агачым тәмам тармакланганчы суын сибеп, кадерләп үстерәчәкбез",-дип теләк теләде. Мондый "яшел шимбәләр бездә ел да үтә. Балтай урман питомнигы директоры Фиргат Каюмов андый чакларда безгә бик булыша. Авырудан, картлыктан дәва эзләп безгә килүчеләр район хакимияте бүләкләре-кедр мичкәсе, аерым прибор белән аякларга масаж ясаучы кызларыбызга алдан чиратка языла.
-Мондагы аппаратлар безнең "Бәкер" курортында да юк. Табигатегез, кешеләрегез бик матур һәм эчкерсез, Балтай "курорт"ын бик ошаттык, кайткач башкаларны да бирегә дәваланырга килергә кодалыйбыз әле,-диделәр миңа 600 чакрым юл үтеп Лениногорск якларыннан ук килгән Асия Насыйбуллина белән Рузалия Кадыйрова. Казанлы Хәбирә Кашапова да бүлмәдәш дусларының сүзләрен күәтләде.
28 апрельдән башланучы заезда Балтай апаслыларны гына кабул итәчәк. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, аларның тол калган хатыннары белән беррәттән Чернобыль вакыйгаларында катнашучылар 15 көн биредә сәламәтлеген ныгытачак.
Директор белән әңгәмәбезгә биредә дәвалаучылар янәдән кушылды. Апастан ирле-хатынлы Тәүфик һәм Флера Садыйковлар, Балтайдан Хәсән һәм Рузия Хантимеровлар, Борнаштан Искәндәр Вәлиәхмәтов, Күкшемнән Әгъзам Садыйков, Морзалардан 83 яшьлек Мәнзүмә Галимова бер-берсен бүлдерә-бүлдерә Үзәк табиблары, шәфкать туташларына рәхмәт укыды. Ә рәхмәт ишетәсе һәркемгә рәхәт. Тик аны ишетү өчен тырыш эшең аша халык мәхәббәтен дә яулый белергә кирәк һәм бу сыйфатка коллективтагы 14 белгечнең һәркайсы ия!
Ришат Җамалиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 февраль 2021 - 13:30Олы Болгаер клубында узган "Шәҗәрә" бәйрәме берничә буынны сәхнәгә җыйды Олы Болгаер клубында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Шәҗәрә" бәйрәме узды.18100
-
27 февраль 2021 - 13:11Биеш мәктәбе спорт залында районкүләм волейбол ярышлары башланды Мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов Кубогын алу өчен барлыгы 8 команда көч сынаша.18000
-
27 февраль 2021 - 12:17"Кояшкай"да көннәр кояшлы "Кояшкай" балалар бакчасында туган телгә багышланган кичә узды.13400
-
25 февраль 2021 - 12:53Бәйрәм көннәрендә Апас юлларында 3 исерек правасыз калган 19-20 февраль көннәрендә Апас юлларында 3 салмыш шофер юл сакчыларына очраган. Күрәсең, ир-атлар бәйрәмгә алдан ук бик ныклап “әзерләнгән“.38000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!103000
-
24 февраль 2021 - 11:16Гыйнвар аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланылыштан алынган Апас районында алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла.24400
-
24 февраль 2021 - 09:00Туган телне белү – олы бәхет Район үзәк китапханәсендә “Туган телне белү – олы бәхет“ исемле кичә узды.20800
-
23 февраль 2021 - 16:49Ветераннар хөрмәтләнә Бәйрәм уңаеннан районда яшәүче сугыш ветераннары янына барып, күчтәнәчләр тапшырыла, җылы сүзләр җиткерелә.37100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.53000
-
23 февраль 2021 - 14:31Арабыздан киткән иптәшләремне дә онытмыйм Каратунда яшәүче Зөфәр Гыймадиев та солдат елларында зур сабырлыкка, түземлелеккә, күргәннәрне эчкә йотарга өйрәнә.40900
-
20 февраль 2021 - 11:36Новости "Апас хәбәрләре " 22.02.2021
-
20 февраль 2021 - 11:36Новости "Апас хәбәрләре " 22.02.2021
-
23 февраль 2021 - 04:30
-
26 февраль 2021 - 18:53Апаста медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе уздыАпаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде62300
-
25 февраль 2021 - 15:24Наилә Җиһаншина: “Апаста ягымлы, нурлы йөзле халык яши”Районга мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин килде.36900
-
25 февраль 2021 - 12:04Юлда калган гаилә ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтлеРайонның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары аеруча салкын көннәрдә һәрчак юлда булырга тырышты.40000
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.91300
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?86400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!103000
-
26 февраль 2021 - 18:53Апаста медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе узды Апаста медицина хезмәткәрләре узган еллык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде62300
-
24 февраль 2021 - 16:5917 яшүсмер тәүге тапкыр паспортлы булды Район хакимияте бинасында 14 яше тулган егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.44400
-
25 февраль 2021 - 12:04Юлда калган гаилә ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәтле Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары аеруча салкын көннәрдә һәрчак юлда булырга тырышты.40000
-
25 февраль 2021 - 12:53Бәйрәм көннәрендә Апас юлларында 3 исерек правасыз калган 19-20 февраль көннәрендә Апас юлларында 3 салмыш шофер юл сакчыларына очраган. Күрәсең, ир-атлар бәйрәмгә алдан ук бик ныклап “әзерләнгән“.38000
-
25 февраль 2021 - 15:24Наилә Җиһаншина: “Апаста ягымлы, нурлы йөзле халык яши” Районга мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин килде.36900
-
24 февраль 2021 - 10:05Сәрмәдия Зиннәтуллина: “Кул эшләре булса, дару да кирәкми“ Кормаш авылында яшәүче Сәрмәдия апа Зиннәтуллина бик яратып кул эшләре белән шөгыльләнә.25300
-
24 февраль 2021 - 11:16Гыйнвар аенда тикшерүләр нәтиҗәсендә 37 литр алкоголь эчемлекләр кулланылыштан алынган Апас районында алкогольле эчемлекләр 83 сәүдә ноктасында сатыла.24400
-
24 февраль 2021 - 09:00Туган телне белү – олы бәхет Район үзәк китапханәсендә “Туган телне белү – олы бәхет“ исемле кичә узды.20800
-
27 февраль 2021 - 13:30Олы Болгаер клубында узган "Шәҗәрә" бәйрәме берничә буынны сәхнәгә җыйды Олы Болгаер клубында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Шәҗәрә" бәйрәме узды.18100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика