Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Барби курчагын Россиягә кертүне тыярга мөмкиннәр

    Балалар товары индустрия берләшмәсе ассоциациясе уенчыкларны сатар алдыннан үткәрелгән мәҗбүри психология һәм педагогика юнәлешендәге экспертиза үткәргән вакытта дини карашны да алга сөрергә тәкъдим ясаган. Россиянең сәүдә итүче компанияләре фикеренчә, Европача "киенгән" Barbie курчаклары күп конфессияле Евразия икътисади союз кысаларына туры килмәскә мөмкин. Балалар товары индустрия берләшмәсе ассоциациясе ачызыклавынча, курчаклар чамадан...

    Балалар товары индустрия берләшмәсе ассоциациясе уенчыкларны сатар алдыннан үткәрелгән мәҗбүри психология һәм педагогика юнәлешендәге экспертиза үткәргән вакытта дини карашны да алга сөрергә тәкъдим ясаган.

    Россиянең сәүдә итүче компанияләре фикеренчә, Европача "киенгән" Barbie курчаклары күп конфессияле Евразия икътисади союз кысаларына туры килмәскә мөмкин. Балалар товары индустрия берләшмәсе ассоциациясе ачызыклавынча, курчаклар чамадан тыш ачык "киенгән" һәм мөселман дөньясы кыйммәтләренә җавап бирми. Бу балаларның әхлак һәм хис тойгыларына тискәре тәэсир итәргә мөмкин.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: