Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Батырлар хөрмәтенә чәчкәләр куйдык

    Чирмешән авыл җирлегендә Аюкөйдергән, Багыш һәм Чирмешән авылларында Батырлар һәйкәле каршында митинглар булып узды. Әлеге авыл җирлегендә өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аюкөйдергән авылында Нигъмәтҗанов Рәхимҗан бабай бәйрәмгә килә алмады. Авыл җирлеге башлыгы Люция Нәҗмиева, куратор Гүзәл Хилавиева өенә барып хәлен белеп, бүләген тапшырдылар. Һәр авылның һәйкәл каршысына Бөек...

    Чирмешән авыл җирлегендә Аюкөйдергән, Багыш һәм Чирмешән авылларында Батырлар һәйкәле каршында митинглар булып узды.

    Әлеге авыл җирлегендә өч Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Аюкөйдергән авылында Нигъмәтҗанов Рәхимҗан бабай бәйрәмгә килә алмады. Авыл җирлеге башлыгы Люция Нәҗмиева, куратор Гүзәл Хилавиева өенә барып хәлен белеп, бүләген тапшырдылар. Һәр авылның һәйкәл каршысына Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, кайткан кунаклар җыелды. Чирмешән мәктәбе укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар батырлар хөрмәтенә шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар. Багыш авылында ике ветеран - Шәйхетдин бабай Мифтахов, Фәхим бабай Фәсхиев яши. Дан орденнарының тулы кавалеры Ислам Насыйбуллинның улы Ринат гаиләсе белән һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.

    - Без ел саен бәйрәм көнне һәйкәлгә чәчәкләр куябыз. Әтиебезнең батырлыгын онытмаган, саклап калу өчен мөмкинлекләр тудырган өчен район җитәкчелегенә рәхмәт, - диде ул. Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук агрофирманың Чирмешән бүлекчәсе җитәкчесе Рафик Гыйбадуллин, мәктәп директоры Илфат Вафин тәбрикләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: