Россия буенча география һәм рус әдәбияты имтиханында 28 эшне кабул итмәгәннәр (узган елда - 40, 2014 елда -74 эш). Рус теле буенча БДИда 202 эшне алмаганнар (2015 елда -211, 2014 елда -320 эш).
Татарстанда дәүләт йомгаклау имтиханнары башланган чордан 4 эш юкка чыгарылган - Казан, Минзәлә һәм Баулы районнары укучылары имтиханнарны яңадан киләсе елда гына тапшыра алачак.