Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Бөек Болгар” урта гасырлар көрәше фестивален бушлай карап булачак.

    Әлеге чара ике көн дәвамында - 2020нче елның 26нчы һәм 27нче сентябрендә узачак.

    (22 сентябрь, “Апастово-информ”).


    “Бөек Болгар урта гасырлар көрәше фестивале быел билетсыз узачак. Бу хакта “Узганга сәяхәт” агентлыгы директоры, чараны оештыручы Алексей Кокурин хәбәр итте.
    “Быел катлаулы вакытта халык акчасын мөмкин кадәр азрак сарыф итсен өчен, һәм урта гасырлар көрәше белән хозурлансын өчен шулай эшләдек”, - диде спикер.
    Әлеге чара Болгарда узачак. Элек ул бары тик җәй көне уза иде. Коронавирус чыгу сәбәпле, аның вакыты үзгәртелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: