Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бөек Җиңүнең 70 еллыгына уңаеннан районда барган “Җиңү Салюты” фестиваленең чираттагы өлеше Чүрибураш авылы клубында дәвам итте

    Эштән кайткан халык клубка ашыкты. Аларны фойеда кайнар коймак, чәй өстәле каршы алды. Шунда ук 70 еллыкка багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл ветераннары, кыз әбиләрнең, гомумән, дәһшәтле сугыш еллары хатирәләре чагылдырылган иде биредә. Беренче булып кунаклар - Ишеево авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышын карадык. 1941 елның...

    Эштән кайткан халык клубка ашыкты. Аларны фойеда кайнар коймак, чәй өстәле каршы алды. Шунда ук 70 еллыкка багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл ветераннары, кыз әбиләрнең, гомумән, дәһшәтле сугыш еллары хатирәләре чагылдырылган иде биредә. Беренче булып кунаклар - Ишеево авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышын карадык. 1941 елның 22 июнь көнен ансамбль чыгышы башкаруында татар халык көйләренә тезмә белән сүрәтләделәр. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов кулына гармун алып үзе дә сәхнә түрендә булды. Кичәне балалар, оныклар хакына җиңү яулаган ветеран Зиннур Зиннәтуллинның тормыш юлын чагылдыруга багышладылар. Бүгенге көндә үзе исән-сау булмаса да, сәхнәгә якыннары чакырылды. Килене Рафия ханым кайнатасы турында сөйләде, килен булып төшкән көннәрен искә алды. Оныгы дәү әтисе һәм дәү әнисен сагынып, бала чагы хатирәләре белән таныштырды. Икенче буын килене Рания Зиннурова тамашачыга җыр бүләк итте. Оныкчыгы Айгөл Зиннурованы тыңлаганда залда утыручы халык күз яшьләрен тыя алмады. Яралы солдатның авыртудан җафалануын, сөйгән ярын, туган ягын сагынуын чагылдырып бирде ул. Ишеево авыл җирлеге үзешчәннәре чыгышын халык бер сулышта карады, гөрләтеп кул чапты.

    Чүрибураш авыл җирлеге үзешчәннәре театральләшкән тамаша тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә туй күренеше. Яшьләр уйныйлар-җырлыйлар, күңелле ял итәләр. Ана гына никтер борчыла, күргән төшен нәрсәгә дә юрарга белми. Ә яшьләрнең беренче парлы тормыш башланган таңы. Аларның да бәхетле яшиселәре килә. Ләкин... Җан өшеткеч күренеш. Сугыш, сугыш башланган дигән хәбәр килә. Ир-егетләрне сугышка озаталар. Тылда калган хатын-кызлар тормышы, сугыштан килгән хатларны уку, хәтта кара пичәтле хат уку мизгелләрен тыныч кына карап булмады. Яше-карты күз яшьләрен сөртте. Берничә сәгать кенә парлы тормышта яшәп калган Сания белән Саматлар язмышы бүгенге көндә дә йөрәкне әрнетә. 70 ел сугышка ләгънәт укып, ирләрен көтүче кыз әбиләр азмыни соң? Яу кырыннан кайта алмаган каһарманнар, газиз балаларын югалткан аналар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салдылар, җырлар, шигырьләр башкардылар. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина да үзе үзәктә кайнап, авылдашлары белән чыгыш ясады. Шушы авыр чорны кичергән әби-бабайлар үзләренең кичергәннәрен искә төшерделәр.

    - Әй, Ходаем, безгә шушындый хәсрәтләрне күрергә язмасын, - дип кенә карадык без. Ике авыл җирлеге дә бик тырышып әзерләнгәннәр, тамашачының көчле алкышларына һәм жюриның югары бәясенә ия булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: