Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин мөрәҗәгате
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар! Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм. 1945 елның 9 Мае - илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында...
Хөрмәтле ветераннар, сугыш чоры балалары, ачы елларда ятим калган апа-абыйлар! Кадерле кунаклар!
Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән, шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйм.
1945 елның 9 Мае - илебез язмышында иң әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу көнне кешелек тарихында иң коточкыч сугышның ахыргы сәхифәләренә нокта куелды. Әлеге онытылмас язгы көн Ватаныбыз тарихына бер үк вакытта шатлыклы да, ямансу да вакыйга буларак кереп калды, сүнмәс дан, якты өметләр алып килде. Күз яше аралаш елмаеп бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый. Безнең өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора.
Апас районыннан сугышка 11 меңнән артык кеше китеп, 6 меңнән артыгы сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмады. Күпме бала ятим, күпме гаилә пар канатсыз калды. Сугыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде.
Якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Дмитрий Горбунов, Рем Абзалов, Салават Кәримов, Андрей Кошкин, Иван Федоров, Михаил Кузьмин исемнәре Бөек Җиңү сәхифәләрендә мәңгегә урын алды. Туган җир азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр!
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Олы сынаулар чорында фронтта да, тылда да бирешмәгәнегез өчен, искиткеч корбаннар бәрабәренә булса да, киләчәккә тормыш тәмен һәм дәртен китереп җиткерә алганыгыз өчен Сезнең алда баш иябез һәм чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Илебез һәм республикабыз җитәкчелеге сугыш һәм хезмәт ветераннарына лаеклы тормыш шартлары булдыру программасын дәвам итә, аларның җәмәгать тормышында, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашуына булышлык күрсәтә.
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арттыра.
Хөрмәтле райондашлар, сезгә ихлас күңелдән хәерле озын гомер телим! Тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы кичереп яшәргә язсын сезгә.
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 11:40Хәлим Әхмәдуллин: “Бүген дә тик тормыйм әле” Карабай авылында гомер итүче Хәлим бабай Әхмәдуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.3600
-
8 март 2021 - 03:128 март - халыкара хатын-кызлар көне Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!2700
-
7 март 2021 - 10:46Картлар йортында яшәучеләр туган як сәламнәрен кабул итте Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина картлар йортында булып кайтты.30400
-
7 март 2021 - 09:30Апаста яшьләр кавыша Апас егете Шамил Әхмәдуллин һәм Буа районы кызы Алинә Кәримова кавышу туйларын билгеләп узды. Алар кавышуларын ЗАГС бүлегендә рәсмиләштереп, гаиләләренең беренче документын алдылар.70700
-
6 март 2021 - 18:30Бәйрәм уңаеннан Кече Болгаер китапханәсенә терлекче хатын-кызлар җыелды Кече Болгаер авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ,,Гүзәл затларыбыз әдәби мәйдан били" дип аталган әдәби кичә үтте.17000
-
6 март 2021 - 18:02Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мөнирә әби Сафина котлаулар кабул итте Чирмешәндә яшәүче Мөнирә әби Сафина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.21500
-
6 март 2021 - 15:11Апаста “Россия чаңгы юлы-2021” ярышлары узды Чаңгы үзәген ачу тантанасыннан соң, “Россия чаңгы юлы-2021” ярышлары башланып китте.41600
-
6 март 2021 - 14:39Апаста яңа ачылган Чаңгы үзәгенә матур исем кирәк Яңа гына сафка баскан Чаңгы үзәген сез ничек атап йөртер идегез?27800
-
6 март 2021 - 14:20Апаста Чаңгы шуу үзәге ачылды Районда сәламәт тормыш рәвеше алып бару, халыкны спортка тарту максатыннан, киң күләмле эшләр башкарыла.30100
-
6 март 2021 - 13:05Дүрт яшьлек Рәшит азан әйтеп, очрашуга ямь өстәгән Карамасар мәчетендә абыстайлар очрашкан.27500
-
1 март 2021 - 09:59Новости "Апас хәбәрләре " 01.03.2021
-
1 март 2021 - 09:59Новости "Апас хәбәрләре " 01.03.2021
-
23 февраль 2021 - 04:30
-
7 март 2021 - 13:43Аллам сакласын: кемгә бәйрәм, кемгә күңелсезлекКаратун юлында юл-транспорт һәлакәте булган.154000
-
5 март 2021 - 14:31Апаста терлекче хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, терлекчелек өлкәсендә эшләүче апалар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде.53100
-
4 март 2021 - 09:30“Йолдыз“лылар өлкәннәрен 8нче Март бәйрәме белән котладыРедакциябездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән хатын-кызларыбызны без дә киләчәк бәйрәм белән котлап кайттык.25100
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.92600
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?88000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.272500
-
7 март 2021 - 13:43Аллам сакласын: кемгә бәйрәм, кемгә күңелсезлек Каратун юлында юл-транспорт һәлакәте булган.154000
-
7 март 2021 - 09:30Апаста яшьләр кавыша Апас егете Шамил Әхмәдуллин һәм Буа районы кызы Алинә Кәримова кавышу туйларын билгеләп узды. Алар кавышуларын ЗАГС бүлегендә рәсмиләштереп, гаиләләренең беренче документын алдылар.70700
-
5 март 2021 - 14:31Апаста терлекче хатын-кызларга хөрмәт күрсәтелде 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, терлекчелек өлкәсендә эшләүче апалар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде.53100
-
4 март 2021 - 10:40Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачыклана Апас урта мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Дәүләтшина Бөтенроссия бәйгесенең зона турында катнашкан.45300
-
4 март 2021 - 12:47Актив хәбәрчебез Лира Яруллина – җиңүче Башкаладан сөенечле хәбәр килеп иреште. “Апас“ якташлык җәмгыяте оештырган фотосурәтләр бәйгесендә Чүрибураш авылыннан Лира Яруллина җиңү яулаган.44900
-
4 март 2021 - 09:16Апас районы укучылары – олимпиада призерлары Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында призерлар арасында районыбыз укучылары да бар.42100
-
6 март 2021 - 15:11Апаста “Россия чаңгы юлы-2021” ярышлары узды Чаңгы үзәген ачу тантанасыннан соң, “Россия чаңгы юлы-2021” ярышлары башланып китте.41600
-
4 март 2021 - 13:18“Кызыл чәчәкләр“ акциясе өлкәннәрне сөендерә “Кызыл чәчәкләр“ акциясе кысаларында шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты вәкилләре һәм Апас урта мәктәбе укучылары өлкәннәрне котлады.36300
-
5 март 2021 - 10:18Кызыл Тау җирлегендә бәйрәм кәефе Кызыл Тау авыл җирлеге коллективы 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өлкәннәрне хөрмәтләде.35800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика