Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышы ветераннары район башлыгы исеменнән цифрлы телевизор приставкалары алды

    9 Май - Бөек Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннары район башлыгы исеменнән цифрлы телевизор приставкалары алды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина аларның өендә булып, приставкаларны өлкәннәрнең үз кулларына бирде. Үтәмештән Хәйретдин бабай Сәлахов, Акхуҗадан Габделхәй бабай Мөхәммәтшин олы рәхмәтләрен әйтеп калды. Кече Болгаердан Дәүләтгәрәй бабай Баһаветдинов сәламәтлеге какшау сәбәпле авылга кайта алмаган. Аңа дигән телевизор җайланмасы авыл җирлеге башлыгы. Зилә Сәйфуллинага тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: