Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бер атнада – 4 исерек...

    Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Яңа елның беренче атнасында ук 4 салмыш шофер тоткарланган. Аларның Яңа ел “маҗаралары“ кешенеке төсле тәмамланмаган.

    2 гыйнвар көнне төш вакытында Дәвеш авылында тракторчы ир-ат салмыш килеш руль артына утырган. Ләкин юлын гына озак дәвам итә алмаган. Юл сакчыларына очрап, үкенүләргә дучар булган.
    4 гыйнвар төнендә 23 сәгать 50 минутта ир-ат шәхси машинасы белән идарә иткәндә, исерткечләр кулланган булуын онытып җибәргән яки “очрамаслар әле!“ дигән уйлар батырлык өстәгән, күрәсең. Аңа да горур башын түбән ияргә туры килде.
    5 гыйнвар кичендә, 22 сәгать 28 минутта Каратунда юлларның иминлеген кайгырткан юл сакчыларына бер машина иясен туктатырга туры килгән. Ләкин ир-атның машинасы булса да, транспорт йөртү хокукы булмавы, аның таныклык алмавы ачыкланган. Җәза шулай ук шактый кырыс.
    7 гыйнвар туу белән Азбабада яшәүче яшь шофер юлга чыккан. Төнге 1 тулып 12 минутта авылда юл сакчылары йөри дип башына да китермәгән салмыш шофер ни дип акланырга да сәбәп таба алмаган.
    Закон, кагыйдәләргә буйсынырга теләмәгән райондаш шоферларга хәзер 30 мең сум күләмендә штраф яный һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөреп торырга туры киләчәк. Төгәл җәзаны суд билгели.
    Юлларда игътибарлы булыгыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: