Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бер көндә иң якын 4 кешесен югалткан Альбина Камалова: «Сездән башка ничек яшәргә?»

    Татарстан елады… Югары Осланда булган фаҗига турында шулай дими ни дисең?! Дүрт газизе бер көнне китеп барган ул гаиләнең тау-тау өелгән ачы хәсрәте бөтен кешегә җитте: йөрәкләр тетрәнде. «Дүртәү бергә әтиебезне каршы ала идек бит», — дип өзгәләнә Илдарның хатыны Альбина.

    17 гыйнвар иртәсе Мәскәү районы 5нче полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары, подполковник Илдар Камалов, аның уллары 12 һәм 9 яшьлек Марат белән Камил, аларның әнисенең әтисе Фәргать Хәлилов (1953 елгы) өчен соңгы иртә була. Альбина әтисен, тормыш иптәшен, ике улын югалта.

    Югары Ослан районындагы Пятидворье коттедж бистәсендә агач йортта янгын чыга. Янгын турында 8.52 сәгатьтә хәбәр итәләр. Янгын сүндергәндә өйдә дүрт мәет — ике бала һәм ике олы кеше табыла.


    Әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыш сәбәпле чыккан, ә ир-атлар һәм балалар ис тиеп үлгән дип фаразлана.

    Йортта кыш көне даими торучы булмаган. Өйгә салкында каткан батареяларны җылытырга дип килгәннәр, электр һәм газ җылыткычын кулланганнар. Салкын өйне дә җылытканнар, төне буе маташып, эшләп бетердек дип, иртәнге якта тынычлап черем итеп алырга ятканнар, тик шул җылыткычлар гомерләре өзелүгә сәбәп булган… 

    «Фаҗигагә бер атна кала көн дә шалтыратты»
    Илдарны һәм ике улын Кайбычның Салтыган авылындагы зиратында җирләгәннәр. Кичә аларның өчесен уздырганнар.

    — Бөтен кешегә ярдәм итә, барлык авылдашлар ярата иде үзен. Кайбыч районында нинди ярдәм кирәк — аның янына баралар иде. Үзебезгә өйгә шалтыратып: «Шундый бала үстергән өчен рәхмәт сезгә», — дип әйтәләр иде. Шундый кешеләр тегендә дә кирәк икән.

    Безнең өчен үлеп тора иде. Саулык бик үк әйбәт түгел әле, баш та әйләнеп торды бу арада. Улым шулкадәр кайгыра иде. «Әни, сине нишләтик икән, санаторийга җибәрмкме икән?» — дип кайгырып йөрде инде.

    Балалары шулкадәр тәртиплеләр иде. Гел авылга кайтасылары килде. Олы оныгым Марат өй эчендә узып киткәндә дә: «Әй, дәү әни, яратабыз сине», — дип кочып ала иде, бик ягымлы, сабыр булды.

    Камиле бик шук иде анысы, искиткеч иде, үлә идек көлеп аннан, кызык иде, нәрсә генә уйлап чыгармый иде. Укытучылары да кайтты озатырга. Капка төбендә кеше сабантуена җыелган кебек булды инде менә, — дип сөйләде Илдарның әнисе Гөлсинә апа.

    Малайлар Казанның 181нче мәктәбендә 3 һәм 6 сыйныфларда белем алган.

    — Илдар зур урында эшләгәч, миңа шалтыратып торырга вакыты әллә ни юк иде, аңлый идем мин аны. Ә шушы фаҗигагә бер атна кала көн дә шалтыратты. «Әни, хәлегез ничек? Кар басмыймы? Нишлисез, нинди яңалыклар бар?» — дип сорый иде. Бер көн калмады. Мин инде эше тыгыз булгач, Илдарны борчымыйм дип, күбрәк гадәттә киленем Альбина белән генә көн дә сөйләшеп тора идем.

    Узган шимбә кич «бөкедә» утырганда да шалтыратты, гомер булмаганны. Алай шалтыратканы юк иде. Мин әле хәтта «Ник шалтырата икән?» — дип тә уйлап куйдым. Аннары шул ук төнне: «Әни, мин кайтып җиттем», — дип смс та язып җибәрде, иртәгесен үлде дә… — дип сыкранды ана.


    «Илдар нидер сизенгән, беренче каттагы ишек төбендә үлгән»

    Янган йорт Альбинаның әти-әнисе йорты булган, ди Гөлсинә апа. Кода-кодагыйлары кышка Сургутка китеп яши торган булганнар.

    — Илдар белән Альбина газларны карап йөриләр иде. Бик салкыннар булды бит, газ сүнгән, күрәсең. Торбалар шартлаган. Кода самолет белән очып кайтты, Илдар, ике баланы алып, үзе дә кодага булышырга дип барган инде. Алар төне буе эретеп ябыштырганнар, төзәтергә тырышканнар да газны җибәргәннәр. Иртәнге 6ларда: Альбинага: «Газ эшли башлады, шалтыратмый тор, 10га кадәр йоклыйм, аннары шалтыратырсың», — дип язып җибәргән.

    Ниндидер кыска ялганыш булган диләр инде, шуны тикшерәләр. Илдар нидер сизеп алган, беренче катка төшеп, ишек төбендә үлгән.

    Бик ачы хәсрәт. Шушы кайгыны күтәрергә район шундый ярдәм итте, кем генә шалтыратмый. Районда килмәгән кеше калмады инде. Озаткан чагында авылның бер башыннан икенче очына кадәр кеше иде.

    Өчесен дә бер зиратта, янәшә салдылар. Коданы әле кичә генә Апас районы Шигай авылында җирләдек.

    Йөрәк елый шул, үкенечле. Хет бер генә баласы калса да: «Улым бит син», — дип кочып еларга булыр иде. Ике яшьлек кечкенә кызлары калды инде, анысы әтисенә шулкадәр охшаган…

    Альбинага да әйтеп бетергесез авыр. Бик яратам аны. Минем өчен үлеп тора. Илдарның вакыты булмагач, өч баланы төйи иде дә, берәр чара булса, миңа булышырга кайта иде. Килен димим, кызым дим мин аңа.

    Бик мәхәббәттә яшәделәр. Ачуланышканнарын да белмим мин аларның. «Бернинди проблема белми идем бит. Илдар әйтте, мин шуны эшлим, Илдар әйтте, димәк — закон», — дия иде. Бер-берсенә тавыш та күтәрмиләр иде, — дип уртаклашты Гөлсинә апа Камалова.

    Илдар яшьтән милиция юнәлешенә укырга теләгән. Гөлсинә апа аның шушы теләге көчле булуы турында сөйләде.

    — Иң башта Алабугага укырга кермәкче иде. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә алмадылар. Кайткач, операция ясаттык. «Барыбер керәм милициягә», — дип йөрде инде. Аннары электротехникумны бетерде. Ахыр чиктә барыбер читтән торып юридик бүлекне тәмамлады. «5»кә генә укыды, — диде.

    Гөлсинә апа безнең белән сөйләшкәндә үзләренең хәсрәтләрен уртаклашырга килгән һәркемгә гел рәхмәт укыды.

    — Район башлыгына, үзебезнең авыл җирлеге башлыгына, бөтен булышкан кешеләргә, дуслары, туганнары, хезмәттәшләренә — барысына да бик рәхмәтле мин. Бер белмәгән кешеләр дә сәдака сала. 

    «Фаҗига урынына ничек рульдә барып җитүемне хәтерләмим»
    Илдарның хәләл җефете Альбина Камалова да иренең якты истәлегенә берничә җылы сүзе белән уртаклашты. Бик сокландым, күз генә тия күрмәсен. Сөбханалла. Искиткеч рәвештә үзен кулда тотарга тырыша, бирешми, тавышы да чагыштырмача нык. Зәлинәсе бар бит, аны аякка бастырасы… Илдары да бик бетерешкәнен яратмас иде… «Сездән башка ничек яшәргә?» — дип язган ул. Чыннан да, ничек яшәргә?

    Альбина фаҗига турында ишеткәч, рульдә Пятидворьега ничек барып җиткәнен хәтерләми.

    — Ул көнне рульдә килеш ничек барып җиткәнемне дә белмим, ничек авариягә эләкмәгәнмен?! Ничек Аллаһ саклаган?!

    Янгын чыкканын Пятидворье төркемендә язышулардан белдем. «Лазурная, 27 яна», — дип яздылар. Пижамада йөргән Зәлинәмне комбинезонга тыктым да, машинага утырттым да чаптым. Юлда барганда, төркемгә: «Зинһар, янгын сүндерүчеләрне дә, ашыгыч ярдәмне дә чакырыгыз, анда минекеләр», — дип яздым. Күршеләр ашыгыч ярдәмне чакырган. Шул күрше миңа шалтыратып: «Янгын сүндерүчеләр дүрт кешене чыгарды», — ди. «Исәнме алар?» — дип кычкырам. «Әле билгеле түгел, табиблар карый», — ди.

    «Берәр нәрсә билгеле булуга, хәбәр итегез», — дим. Бераз вакыттан тагын шалтыратыштык. «Ситуация ничек? Исәнме алар», — дип кабат кычкырам. «Кызганыч, беркемне коткарып кала алмадылар», — ди. «Ничек инде? 21нче гасыр! Моның булуы мөмкин түгел», — дип ярсыйм. Янымдагы Зәлинәнең тавышы да чыкмады, тып-тын утырды. Ничек барып җиттем икән мин анда?! Хәзер дә аптырыйм, — дип сөйләде Альбина.

    Ул да, Илдарның узган атнада көн дә әнисенә шалтыратып, хәл белешеп торуын ниндидер эчке сиземләүдер дип әйтте. 

    «Миңа хәзер кем „мышь“ дип әйтер инде…»
    — Без өйләнешкәндә полициядә эшли иде инде ул. Шунда миңа: «Матурым, минем эшнең авыр икәнен беләсеңме?» — диде. «Ярар, матурым, бергә-бергә авыр булмас әле», — дидем. «Мин сиңа сүз бирәм: эштәге проблемаларны, начар кәефне беркайчан өйгә алып кайтмыйм», — диде һәм сүзендә торды да. Эшендә ничек кенә авыр булмасын, беркайчан «туйдым, кыен» дип миңа зарланмады. Безнең өйләнешкәнгә быел июльдә 14 ел булыр иде.

    Безнең гаиләнең бер матур традициясен сөйлим әле сезгә. Әтиебез эштән кайтканда, гадәттә соң, сәгать кичке 9, 10нар да була иде. Илдар ишеккә шакыганда, шалтыратканда, дүртебез дә каршы алырга чыга идек. Бер көн дә калмый иде: ике улы да, кызы да йөгереп чыга иде каршына.

    Ә Илдар, ишек бикле булмаса да, кызының күңеле булсын дип махсус шакыды. Зәлинәбез соңгы 2-3 айда «Кто там?» дип әйтергә өйрәнгән иде. Илдар ишеккә шакый — Зәлинә: «Кто там, әти?» -"дип сорап, шулай кызык таба иде. Бик әтисе кызы булды инде.

    Камил белән Марат үскәннәр иде инде. Эшли башлагач, кире декретка кайтып утырырга уйда да юк иде. Берзаман Илдар: «Әйдә, кыз алып кайтабыз», — ди. «Әгәр малай булса…» — дия идем. «Ярар, өч малай булыр», — диде. «Ууу, Илдар, өч малай ничек була соң инде ул?» — дип, авырсынып та куйган идем. Шундый сорады инде ул баланы, өченчесе — Илдарның бик теләгән баласы. Мин аңа хәзер шушы бала өчен бик рәхмәтле. Ул бала безне яшәртеп җибәрде кебек. Миңа да, Илдарга да 35 яшь иде Зәлинәне тапканда. Илдарга гел әйтә идем: «Безгә бирешергә ярамый, бала кечкенә, садикка килсәң, дәү әти белән дәү әни килде», — дип әйтерләр, үзебезне карарга кирәк», — дия идем.

    Әле менә каникулда шугалакка бардык. Тимераякның бауларын иелеп бәйләгәндә, бераз корсагы комачаулады. «Мышь, иртәгәдән диетага утырабыз», — дигән иде. Ул миңа шулай «мышь» дия иде. Башта «малыш» иде, шулай кыскартып, «мышь» дия башлады. Миңа хәзер кем «мышь» дип әйтер инде дип йөрим инде… — дип Альбина күз яшьләренә дә ирек бирде… — Соңгы бер атнада кич майсыз, майонезсыз гына, парда гына пешергән әйберләр белән тукландык. Ашарга яратса да, үз теләге белән диетага утырды. Ә аның холкы тимер: үз теләге тумыйча, стенага башыңны бәрсәң дә, теләсә нинди эшкә бармый иде. Көчле холыклы, тотрыклы кеше иде.

    Ике көн рәттән мәет озату...
    17 гыйнвар көнне эш белән бару ниятләре шулай аяныч тәмамланыр дип кемнәр уйлаган?!

    — Кар да күп яугач, малайларны дәү әтисе, әтисенә әз-мәз булышырлар дип, аларны да җибәргән идем шул…

    Марат белән Камил бик тәртипле балалар булды. Туганнар, укытучылар да мактый иделәр, улларым беркайчан каршы дәшмәде. Әтиләре әйткән сүз закон була иде. Камилнең укытучысы Роза Николаевна: «Камил кебек балалар булса, эшкә йөгерә-йөгерә йөрер идем», — дия иде. Маратның укытучысы чирек беткән саен: «Малаегыз өчен сезгә бик зур рәхмәт», — дип язып торды. Укытучылары да, сыйныфташлары да юксына хәзер.

    Газизләремне соңгы юлга озатырга мәктәптән дә, иремнең эшеннән дә бик күп кеше кайтты, матди һәм рухи ярдәм күрсәттеләр, аларга башымны иеп, тирән рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең кайгыны шулай ихлас күңелләре белән бүлештеләр, читтә калмадылар. Туганнарның ярдәме дә әйтеп бетергесез, — дип сөйләде Альбина. 

    Альбинаның әтисе Фәргать һәм әнисе Гүзәл Хәлиловлар.

    Ике көн рәттән мәет озату… Альбина бер көнне ире һәм улларын соңгы юлга озатса, икенче көнне әтисе белән бәхилләшә.

    — Әтием алтын кеше иде. Гомере буе эштән өзелмәде, Россиянең хезмәт ветераны. Әни белән татулыкта өч бала тәрбияләп үстерделәр, барыбызны аякка бастырдылар, фатирлар алып бирделәр. Әни әтине шулкадәр юксына. Әти белән әни 42 ел бик тату, үрнәк гаилә булып, бер әрләшмичә яшәделәр. Әти әнигә шундый терәк иде, — ди Альбина.

    Гүзәл ханымга бик авыр, аңа Ходай сабырлык бирсен!

    Альбина Камалова социаль челтәрдә дә «Язмышка иң яхшы ир биргәне өчен рәхмәт», — дип язган булган. Ни гаҗәп, Альбина 2019 елда ут көче турында серле бер пост — Рэй Бредбери әсәреннән юлларны күчереп язып куйган булган… Нәрсә бу? Алдан сиземләүме, программалаштырумы… Бер Ходайга мәгълүм.

    «Почему огонь полон для нас такой неизъяснимой прелести? Что влечёт к нему и старого и малого? Огонь — это вечное движение. То, что человек всегда стремился найти, но так и не нашел. Или почти вечное. Если ему не препятствовать, он бы горел, не угасая, в течение всей нашей жизни. И всё же что такое огонь? Тайна. Загадка! Учёные что-то лепечут о трении и молекулах, но, в сущности, они ничего не знают. Главная прелесть огня в том, что он уничтожает ответственность и последствия. Если проблема стала чересчур обременительной — в печку её». 

    «Зур хәрефтән профессионал иде» 

    Илдар эшләгән бүлек башлыгы Александр Васильевич Михеев Илдарның үлеме зур югалту булуын әйтте.

    — Мин аның белән 2019 елның 15 мартыннан Мәскәү полиция бүлегенә килгәч эшләдем. Профессионал, мәрхәмәтле, гел ярдәмгә ашыга торган кеше иде. Аны шәхси составы гел бәяли, кадерли иде. Киңәшләшергә дә аңа килә иделәр. Зур хәрефтән Профессионал иде.

    Шулай да, гаиләсе аның өчен беренче урында булды. Балаларына бик игътибарлы иде. Хатыны әйтә инде: «Бөтен авырлыкны эштә калдырып кайта иде», - ди. Бик ярдәмчел кеше иде. «Бөтен кешегә ярдәм итеп бетереп булмый», - дигәч тә, «Юк, шундый инде мин», - дигән булган. Отпускта вакытта шалтыратсаң, ярдәм сорасаң да, баш тартмый иде. Отпускта булып, ял итәм, дип телефон сүндергән вакыты булмады.

    Шул йортка киткән шимбә көнне эшләде әле ул. «Өйне җылытырга барасы бар», - дигән иде. Бабалары ерактан кайткач, бераз бабалары белән булырга дип, малайлар да барган инде…

    Бик кызганыч, авыр хәл. Без озатырга кайттык. Казан Эчке эшләр идарәсе башлыгы да, башка җитәкчеләр дә күп кайтты, — дип сөйләде Александр Михеев.

    Югары Ослан районы Набережные Моркваши авыл җирлеге башлыгы Илнур Гаязов та хуҗаларның бу йортка кайвакыт ялларда гына килеп йөрүен әйтте.

    — Бу коттедж бистәсе. Алар монда теркәлгән гаилә түгел. Анда тар сукмак кына көрәлгән, алар бер көн алдан гына килгән булганнар инде. Анда өйләр газ белән җылытыла. Аларныкы ватылган ахрысы, шул көнне җылыту системасын төзәтү өчен килгәннәр. Төне буе котеллар, батареяларны төзәткәннәр, иртәнге якта хатыны белән сөйләшкәннәр, рәтләдек, дигәннәр дә, иртән йокларга ятканнар. Күршеләрнең берсе генә: «Әле төнге 2дә пушкалар белән йөгереп йөриләр иде» дип әйтте, — дип сөйләде.

    Ел башында берьюлы дүрт мәет белән шундый зур сынау, тирән хәсрәт. Чәчләр үрә торырлык. Һава торышы бозылганга да кәефе кырылып, авыз салып, турсаеп, канәгать булмыйча йөрүчеләргә уйлану өчен дә гыйбрәтле фаҗига.

    «Татар-информ» агентлыгы Илдарның әти-әнисе, тормыш иптәше Альбина, Фәргать абыйның хәләл җефете, ике яктан да туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклаша. Мәрхүмнәрнең урыны җәннәттә булсын! 

    Альбина белән аралашкач, үземә дә нәтиҗәләр ясадым. Аның киңәшләре гомерем буе колак төбемдә яңгырап торыр төсле. 

    – Кайгымны уртаклашып, җылы сүзләрегезне җиткергәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Исәнлек-саулык, якыннарыгызны саклагыз, яратыгыз, бүгенге көн белән яшәгез дип тә әйтер идем... Менә бүген рәхәтләнеп кочар идем, рәхәтләнеп кочагыма алыр идем дә...тик бер әйбер эшләтеп булмый инде... – дип көрсенеп куйды. 

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/21-01-2021/ber-k-nd-i-yakyn-4-keshesen-yugaltkan-albina-kamalova-sezd-n-bashka-nichek-yash-rg-5800462

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: