Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бер сүзең җитәр иде, әнием

    Әкълимә, һәр елдагыча, эштән кайтканда кибеткә кереп, Әниләр көненә бүләк эзләргә булды. Рәт араларын узганда үзәге өзелеп китте аның. Ул бит газиз әнисенә бүләк ала алмый. Аңа инде хәзер догалар гына кирәк. Югалту ярасы әле яңа. Әнисен югалтканга озак вакыт узмаган. Алдан бу бәйрәмдә ак мамык шәл эзләп йөргән иде. Әлеге бүләк әнисенең иңнәрен озак җылыта алмады шул.

    Күпме сабыр булырга тырышса да, җан әрнүе күз яше булып тышка ургып чыкты. Әлеге әрнүне берни белән дә чагыштырып булмый иде. Сагыну да, юксыну да, тавышын ишетәсе килү, җылысын тоясы килү дә барысы бер бәйләмдә. Кая күзгә бүләк күренсен инде. Тик шулай да буш кул белән кайтырга ярамый. Каенанасын барып бәйрәм белән котларга кирәк. Олы кеше буларак ул да игътибар, җылы сүз, назлы караш көтә. Үзе дә көнгә бер булса да шалтыратып хәлләрен белә. Балалары килеп керү белән чәен куярга ашыга. Шулай да әни якынлыгын алмаштыра алмый шул.
    Әни җылысының никадәр тирән мәгънәгә ия булуын хәзер генә аңлады ул. Әниеңнең куенына, кочагына сыену, алдына менеп утыру, иркәләнү генә түгел икән ул. Бер йодрыкка, бер ояга туплап, җыеп тору да әни җылысының бер кодрәте икән. Әни пешергән коймаклар, ашлар да түгәрәк өстәл артында, барың бергә җыелып утырганда тәмлерәк, туклыклырак булган, җанга яткан икән.
    Ашкынып, очып килә иде ул әнисе янына. Шунысына сөенә: ул аны артык көттермәде. Җае чыккан саен килеп йөрделәр. Хәлләреннән килгән кадәр булыштылар. Әнисе риза булып ятадыр дип уйлый. Чөнки төшләренә гел канәгать һәм якты йөзле булып керә.
    Әле алдагы көнне генә әнисе төшенә керде. Ап-ак киемнән киң болында чәчәкләр җыеп йөри иде. Нәкъ исән чагындагы кебек Әкълимә янына җитез генә килде дә: “Дус булыгыз, син акыллы бит”, - дип куйды. Хатын аптырап калды. Шулай да әнисенең нәрсә турында кисәтүен аңламады.
    Йортлары да алдагыча көлеп тормый инде. Бар иде бит йортларының әниле, ямьле, якты, нурлы чаклары. Канат астына сыендырып, өч баласының йөрәгенә юл салып яшәде ул. Кайткан саен өстәл тутырып камырын куйган булып, таба-таба кабартмаларын пешерер иде.
    Әнисен сагынып елаган чаклары бик еш Әкълимәнең. Шау-гөр килеп, өй тутырып яшәгән көннәр сагындыра.
    Әнисенең ел ашын уздырганнан соң гаиләдә аңлашылмаучанлыклар да башлана. Бер сүз белән генә әйтсәң, малның бәрәкәте китә, туганнарның дуслыгы какшый. Әкълимә күп кысылмаска, сабыр булырга тырыша. Әнисе бит шул турыда кисәткән булган икән. Бүген инде ул әнисен югалту өстенә туганнарын да югалту алдында. Туганнарның дуслыгы, татулыгы да бетә бара. Әтиләре исә болай да кайгылы, ни эшләргә дә белмәгән чагында, урталыкта калды. Ул кем ягына чыгарга да, тормышны ничек итеп дәвам итәргә дә белми. Үз хәсрәте өстенә яңасы өстәлде.
    (Дәвамы бар).
    Сәйлән Әхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: (ХИКӘЯ)
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: