Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бер сүзең җитәр иде, әнием (ХИКӘЯ) Азагы

    Төпчек балалары Мәдинә күрше авылда яши. Ул сирәк кенә әтисе йортына килә. Бал аерткач, күчтәнәчен китерә. Мал суйсалар да әтисен читтә калдырмый. Бәйрәмнәрдә дә килеп әйләнеп китәләр. Шулай да ул ничек итсә итте, әнисенең зур мамык шәлен, үзе алып биргән йомшак ак кофтасын өенә алып кайтты. Беләзекне дә кешегә калдырмады. Кадерләп шкафка ук алып куйды аны. Бәлки, әтисе ошатмагандыр да, ләкин әнисе истәлеген өендә саклыйсы килде. Алардан бит әнисе исе, әнисе җылысы бөркелә. Инде үзе әни булып, тулы гаилә кочагында яшәсә дә, җитми шул аңа, әни киңәшләре, әни кайгыртуы җитми.

    Уртанчы балалары - кызлары Әкълимә авылда калган. Ул юк вакытны да бар итеп әтисе янына килергә тырыша. Мәдинә генә ул мәктәптә чакны туры китереп килә. Туганы белән килеп чыккан ызгышларны ул да күтәрә алмады. Бер-берсе белән аңлашырга көч тапмадылар. Хәтта, әнисенең күпчелек әйберләре төп йортта торса да. Әйтеләсе сүзләр әйтелгән, чыгасы тавыш чыккан иде инде.
    Әкълимә мәктәпкә эшкә кайткач, әнисе аңа кызыл пасталы ак ручка бүләк иткән иде. Аны ул әлегәчә саклады. Ручка ничектер көч биреп торадыр кебек иде. Бер дәрестә ручканы класстагы укучыга биреп торды. Шул очрактан соң, ручка аңа әйләнеп кайтмады. Белсәгез иде Әкълимәнең ничек борчылганын. Ручканы сынган килеш берничә көннән соң гына табып китерделәр. Әнисенә тигән кебек булды. Әнисенең авырган чакларын, аны соңгы юлга озаткан көнне, әтисенең чит кеше алып кайтуын – барысын да яңадан уйлап чыкты ул. Бите буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште. Хәлен укучыларга аңлата алмады. Әти-әниләре янында, алар исән-сау булганда аның хәлен беркем дә аңламас иде шул. Барысы да үз күңелең аша узу кирәк. Укучылар аңа икенче көнне ак төстәге 10 ручка алып килеп бирде. Саргаеп беткән, башлары чәйнәлгән шул иске ручканы берни алмаштыра алмавын балалар әле аңламый иде. Әнисенең урынын да шулай. Бай, укымышлы ун хатын килсә дә, алар әнисенә берсе дә тиң түгел инде. Әнә шуңа үзәге өзелә дә инде аның.
    Әкълимә күпме генә туганнарны җыярга тырышып караса да, барып чыкмады. Әтисенең юбилеен да бер сүздә булып уздыра алмадылар алар. Әтиләре аның фәрманнарына буйсыныр яшьтә түгел. Яңа хатыны белән аңлашалар да кебек. Ике авыл, ике йорт арасында гомер йомгагын сүтәләр алар. Йортларында бар да элеккечә. Зәйнәпнең төсе итеп сакланган бер әйберне дә таратмаган ул.
    -Мине югалткач таратырсыз. Шул вакытта юк өчен ызгышып, әтиегезне борчуыгызны да аңларсыз, - дип еш әйтә ул.
    Тормышның асты-өскә әйләнергә, гаиләне тузганактай таратырга бер мизгел җитә икән. Әниләре исән булса, әлеге гаилә дә бик бәхетле яшәр, бербөтен булыр иде. Шуны әйтәсе килә: әниләрегезнең кадерен белегез, исән чакта аларны хөрмәтләгез. Әни җылысын берни дә алмаштыра алмый. Тормышның тотнагы хатын-кыз – әни кеше дип юкка гына әйтмиләр. Туганнарыгыз-якыннарыгызга да вакытында юл куеп, барыннан канәгать булып яшәгез. Чөнки апа-абыйлар да чит-ятларга тиң түгел. Бу – Әкълимәнең йөрәк авазы.
    Әкълимә каенанасы янына кереп, бәйрәм белән котлады да, әтисе янына да сугылырга булды. Капка тыштан бикле иде. Йөрәге жу итеп китте. Бикле капка белән күптән очрашканы юк иде бит. Әтисез дә калгач, бу йортка сукмак бөтенләй онытылачак икән бит. Ничек тә, туганнары белән дуслашып, исән чакта бирегә җыелышып, алдагыча шау-гөр килеп яшәргә теләде ул. Тик нинди тылсымлы сүзләр табарга, ничек бу йортны үзенеке итәр өчен тырышмавын аңлатырга? Күзләрен нәфес һәм комсызлык каплаган туганнарына ничек үзенең дә тормышы җитеш булуын төшендерергә. Бу урында көчсез булуын аңлау бик кыен иде. Эх, әнисе исән булса, бер сүзе җитәр иде.
    Сәйлән Әхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: