Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бер сүзең җитәр иде, әнием (Дәвамы)

    Гаиләдә өч бала бер-бер артлы дөньяга килде. Зәйнәп белән Кәфил бар көчләрен аларны кеше итәр өчен куйдылар.

    Балалар да тырыш булды. Укуда да сынатмадылар, эштән дә куркып калмадылар. Яшь аралары әллә ни зур булмаганлыктан, гел бергә булдылар. Балачак шуклыкларын санамаганда, аларның әниләре исән чакта сүзгә килгән, талашкан-кычкырышкан чаклары булмады. Зуррак эшләрне бергәләп башкардылар, бәйрәмнәрдә дә гел янәшә җыелдылар. Ә хәзер... Кәфил кайчакта аларны танымый да.
    Кәфил гомер буе колхоз складында эшләде. Барлык запас частьлар да, кирәк-яраклар да, ягулык ише әйберләр дә аның кул астында булды. Гадел булырга тырышты ул. Артыгын кыланмады. Шулай да, гаиләсен җитеш тормышта яшәтә алды.
    Зәйнәп исә авылның фельдшер-акушерлык пунктында техник хезмәткәр булып эшләде. Урыны җылыда булды. Артык авыр эшләр белән ватылмады. Ире дә артык борчымады. Балалар да әни дип өзелеп кенә торды. Тормышы рәхәт һәм бәхетле иде. Явыз авыру гына вакытсыз эзләп тапты үзен. Барлык белгән алымнарны кулланып көрәште Зәйнәп. Якты дөньялардан бер дә китәсе килмәде. Күңеленә тынычлык табу, үзендә көч тояр өчен дин юлына да басты. Ходайдан көн саен гомер сорап ялварды. Балалары янәшәсендә, оныклар сөеп озак яшисе килгән иде дә бит. Ул дигәнчә булмады.
    Әкълимә соңгы көненә кадәр янында булды. Барлык балалары да хәлләреннән килгән кадәр ярдәм итте. Авыруны җиңәргә көчләре җитмәде.
    Барысы да әниләре вафатыннан соң башланды. Юкса, гаиләләре, торыр урыннары, менә дигән эш урыннары да бар бит инде. Дөнья малы кызыктыра икән ул.
    Ел ашлары узганчы өйдә бер әйбер дә үзгәрмәде. Бары тик көндәлек киеп йөргән киемнәрен генә юк иттеләр. Бусы да әтиләренә артык кыен булмасын өчен генә эшләнде. Аннан шкафларны бушатып, кайбер әйберләрен туганнарына бирергә, балалар үзләренә истәлеккә алырга булдылар. Ни дисәң дә, әниләре төсе бит.
    Беренче тавыш сеңелләренең истәлеккә дип әнисенең көмеш беләзеген сораудан башланды. Ул аны беренче баласын тапкач үзе алып биргән иде. Бар аның, алтыннары да, көмешләре дә бар. Тик, монысын әнисе төсе итеп сакларга теләгән иде. Берсе дә: “Ал, сиңа булсын!” – димәде. Шул ук беләзек апасына да, абыйсының хатынына да бик ошаган, күптән кияргә кызыгып йөргән булып чыктылар. Хәтта сеңелләренең үз куллары белән сайлаган бүләк булуын да оныттылар.
    -Мин исән чакта урынында торсын. Мин исән бит әле. Бозыла торган әйбер түгел. Кагылмагыз бернигә дә. Әниегезнең рухын рәнҗетерсез, - диде әтиләре хәсрәтле башын тагын да түбән иеп.
    Дәвамы бар.
    Сәйлән Әхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: