Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Бер телем ипигә тилмереп үстек”, - дип искә алды сугыш елларын Дүртиле авылында яшәүче Сария апа Сафина

    Үзен олылаучы җитәкчеләргә ул күз яшьләре аша рәхмәт белдерде.

    (27 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


    Ленинград чолганышының тере шаһиты булган Сария апа Сафинага да район башлыгы исеменнән истәлек открыткасы, тәм-томнардан күчтәнәч һәм җирлек тарафыннан җылы юрган бүләк ителде.
    “Ул вакытта бер кисәк ипине дә карточка белән генә бирәләр иде. Шул ипи телеменә дә бик сөенә идек. Ачлык-ялангачлык, юклык замана. Авылга кайткач та, авырлыклар бетмәде. Яшәргә хәтта йортыбыз да юк иде, йорттан-йортка йөреп яшәргә туры килде”, - дип искә алды тормыш авырлыкларын Сария апа.
    Сария апа бүгенге көндә тормыш иптәше Рим абый белән тигезлектә, бер-берсенә терәк булып гомер итә. Бер улы Әфган җирләрендә вафат булган. 4 баласы исән-сау. Бик күп авырлыклар аша үтсә дә, булганына шөкер итеп, һәр нәрсәдән канәгать булып яши белә ул. Үзен олылаучыларга да рәхмәтен күз яшьләре аша белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: