Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бергә һәм бердәм булсак

    Тәүгелденең 10 ел элек кибетне үзгәртеп корган авыл клубында сәхнә буш тормый. 2000-2001 елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан клуб мөдире Йолдыз Сәгъдиев әйтүенчә, заманында бу бинада аның әтисе Хәмзә, апасы Фидания дә эшләп чыккан. Яңа клубны ачу тантанасына бүләк ителгән телевизор, музыкаль үзәк, башка аппаратура тузан җыеп ятмый, барысы да халыкка,...

    Тәүгелденең 10 ел элек кибетне үзгәртеп корган авыл клубында сәхнә буш тормый. 2000-2001 елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан клуб мөдире Йолдыз Сәгъдиев әйтүенчә, заманында бу бинада аның әтисе Хәмзә, апасы Фидания дә эшләп чыккан. Яңа клубны ачу тантанасына бүләк ителгән телевизор, музыкаль үзәк, башка аппаратура тузан җыеп ятмый, барысы да халыкка, тамашачыларга хезмәт итә.

    -Илфак Шиһаповның "Су коесы" спектакле, Яңа ел, Ватанны саклаучылар, "Егетләрнең иң асыллары", "Каз өмәсе" "Гашыйклар көне" бәйрәм чараларында иң актив катнашучы үзешчәннәр: ирле-хатынлы Айгөл белән Ильяс Имаметдиновлар, Гөлия һәм Марсель Гаязовлар, Гөлинә һәм Радик Шәфигуллиннар, Алсу Ваһапова, Рушания Сәгъдиева, Фәнис Акберов һәм башкаларга мин зур рәхмәтле,-ди мөдир. Аеруча уңышлы концерт-чыгышларны гастрольләргә дә алып чыгалар Тәүгелде үзешчәннәре.

    -Авыл Советы депутаты Шамил Гыймадиев үз тракторы белән кышын авыл урамнарын пөхтәләп тора. Клубта узган чараларга иганәчелек итә. Әле яңа гына клубыбызга бильярд шарлары бүләк итеп, өстәлен яңадан тукыма белән тарттыруга да үз өлешен кертәчәген белдерде. Кичләрен дискотекалар даими үтә. Ир-атлар домино, шашка-шахмат өстәле артында "кич утыра". Бильярд уйнарга яратучылар да бик күп Тәүгелдедә,-ди Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вафин.-Быел авылыбызның бер урамына яңа асфальт юл салыначак, кыскасы, бергә һәм бердәм булсак барысы да яхшы булачак, авылдашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: