Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бертуганнар өйдә дә, кырда да бергә

    Быел агрофирманың 2935 гектар җирендә шикәр чөгендере чәчеләчәк. -Бик нәзберек, зур тәрбия һәм чыгым сорый ул,-диләр аның тәүге гектарларына 27 апрельдә беренче орлыкларын күмдерүче бертуганнар Иршат белән Айдар Рәхмәтуллиннар. Үзләре белән тиге "картаючы" Т-70 тракторларын алар күз карасыдай саклап, кадерләп кенә торалар. Чөнки чит ил чөгендер чәчкечен бу техника кулайрак....

    Быел агрофирманың 2935 гектар җирендә шикәр чөгендере чәчеләчәк.

    -Бик нәзберек, зур тәрбия һәм чыгым сорый ул,-диләр аның тәүге гектарларына 27 апрельдә беренче орлыкларын күмдерүче бертуганнар Иршат белән Айдар Рәхмәтуллиннар. Үзләре белән тиге "картаючы" Т-70 тракторларын алар күз карасыдай саклап, кадерләп кенә торалар. Чөнки чит ил чөгендер чәчкечен бу техника кулайрак. Юкка гына тракторчылар аңа яратып "ресторан" кушаматы такмаган, иркен кабинасы, тар чылбырлары чөгендер чәчкәндә бик җайлы аның.

    Чирмешән якларыннан ук "ФЭНД" белән килеп, Колгына янәшәсендәге кырны мамыктай күпертеп, тигезләп куйган механизатор Илгиз Ситдыйков, "АМАЗОН"тагылмасы белән тиешенчә ашлап куючы Наил Рәхимов, Рафил Гыймадиев, бүлекчә бригадиры Рәис Әскаров авыл башындагы 200 гектарлык басуның эшен бер эш көнендә төгәлләделәр. Агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмә агрономы Илнар Хафизов чәчү технологиясе җиренә җиткереп үтәлүне тәэмин итте.

    -Күз генә тимәсен, быелгы язгы кыр эшләре темпы югары,-ди яшь белгеч. -Бигрәк тә җир дымлы чакта безнең яклардагы 5000 гектарлык уҗым басуларына ашламаны һавадан кертеп калдыру отышлы булды. Көннәр җылытканчы самолет бункерыннан җиргә очып төшкән һәр гранула-бөртеге эреп, тамырларга көчен тулысынча биреп өлгерде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: