Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Без эштән курыкмыйбыз, диләр Кече Күккүздә яшәүче, үзләренең сөт ризыклары белән танылган Нигъмәтуллиннар

    - Эш юк дигән кешеләргә ышанмыйм мин. Эш бар, бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Тәвәккәллә, эшлә, тырыш, рәхим ит, яшим, булдырам диючеләргә беркем дә каршы килми, - дип башладылар сүзләрен Кече Күккүздә яшәүче, үзләренең сөт ризыклары белән танылган Нигъмәтуллиннар. Рөстәм Миңнехановның омтылышы бизнесны җәелдерү өчен ышанычлы гарантия белән тәэмин итә....

    - Эш юк дигән кешеләргә ышанмыйм мин. Эш бар, бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Тәвәккәллә, эшлә, тырыш, рәхим ит, яшим, булдырам диючеләргә беркем дә каршы килми, - дип башладылар сүзләрен Кече Күккүздә яшәүче, үзләренең сөт ризыклары белән танылган Нигъмәтуллиннар.

    Рөстәм Миңнехановның омтылышы бизнесны җәелдерү өчен ышанычлы гарантия белән тәэмин итә. Илдәге кризиска карамастан, республикадагы эшмәкәрлеккә ярдәм итү чараларының берсе генә дә тукталмады. Рөстәм Миңнеханов муниципалитларга кече һәм урта бизнесны актив җәелдерү бурычы куя.

    Аларның көннәре иртәнге дүрттә башлана һәм эшләре чылбыр кебек үрелеп барып, төн уртасында тәмамлана. Хуҗа белән хуҗабикә бер-берсен тулыландырып, мактап, ярдәмләшеп, аңлашып яшиләр һәм эшлиләр.

    Алсу Нигъмәтуллина Кайбыч районының Борындык авылы кызы. Кече Күккүз авылы егете Айдар белән Яшел Үзән шәһәрендә танышалар. Ләкин яшь гаилә шәһәрдә төпләнеп калырга теләми. Авылны ярату хисе аларны Кече Күккүзгә алып кайта. Ә алдына максат куйган, тырыш, булдыклы кешеләр кайда да югалмый. Алар үз эшләрен башлап җибәрә.

    Хуҗалыкларындагы дүрт баш сыердан, гап-гади сөт аерткычтан башланып киткән эшмәкәрлек бүген башкаладагы даими сатып алучыларга, Яшел Үзәндәге сату нокталарына барып тоташа. Санаулы еллар эчендә эшмәкәрлек шактый тамыр җәя, камилләшә.

    - Авылга кайткач, өч ел ферма мөдире булып эшләдем. Шул ук вакытта үзебезнең сыерлардан арткан сөтне, эремчек, каймак, кортны Казанга алып барып сата идем. Шулай итеп, беренче сатып алучылар булдырдым. Сыйфатлы товарны тиз сизеп алдылар, сорау зурайган саен, эшебез дә алга китте. Баштарак тирә-күршеләр сөтен кабул иттем, соңрак барлык авыл халкы безгә тапшыра башлады , - ди Алсу.

    Нигъмәтуллиннарның ишегалларында гына мини-цех урнашкан. Аның ишеген ачу белән үзеңне сөт комбинатына килеп кергән кебек хис итәсең. Беренче булып, чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Иркен, якты бүлмәләргә, юып, рәт-рәт тезелгән флягаларга, бүлмәдәге пастеризация савытына, кул хезмәте таләп итмәүче сөт аерткычларга, уңайлап эшләнгән канализациягә, эремчек әзерләү бүлемнәренә, зур ди суыткычка игътибар итәсең. Сөттән каймак, эремчек ясау өчен дә барлык җиһаз, техниканы булдырганнар алар. Бер кырыйда корт кайнап утыра, икенче өстәлдә хуҗабикә эремчекне савытларга тутыра, ул да түгел каймакларны урнаштырып куя. Бер генә дә тик тормый ул, кулларына күз иярми. Чаялыгы-тапкырлыгы белән дә аерылып тора. Барлык исәп-хисап эшләрен дә үзе алып бара икән.

    Тормыш иптәше Айдар Алсуның уң кулы. Өч авылдан сөт җыюдан тыш, цехтагы барлык җиһазларны карап-көйләп тә тора.

    - Айдарның куллары алтын. Нинди эшкә тотынса да, булдыра. Машиналарның төзек булын, цехтагы җиһазлар эшчәнлеген гел кайгыртып тора. Чөнки, бер генә көн машина ватылып торса да, күпме эшебез юкка чыга", - ди ул.

    Нигъмәтуллиннар сөт акчасын айга ике тапкыр бирәләр. Сыйфатлы сөт сатып алу максаты белән бәяне дә югары түлиләр.

    - Бер көнгә якынча 1 тонна сөт, 100 килограмм эремчек, 25 килограмм каймак, 20 килограмм май урнаштырабыз. Аллага шөкер, сатып алучылар ярата, гел көтеп торалар. Безнең азыклар ветеринария лабораториясе аша уза, шуңа да ышанычлы. Эшем тынгысыз, ялсыз булса да, үземә ошый. Сатып алучыларны сагынып барам мин, - ди Алсу.

    Бүген Нигъмәтуллиннар йорт салу белән дә мәшгуль. Тизрәк төзелешне тәмамлап, яңа йортка күчү теләге белән яна алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: