Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Без яшь чакта...

    -1965 елда "Йолдыз" исеме астында чыга башлаган район газетасы тарихында минем дә 30 еллык хезмәт юлым сызылган,-ди Фәһим Галиуллин. 4 апрельдә аңа 65 яшь тула. -Гомер юлын барласаң, район газетасы белән бәйле елларым бигрәк тә истәлекле. 1968 елда Шонгаты урта мәктәбен (ул чакта анда 300 ләп бала укыды!) тәмамлап, район...

    -1965 елда "Йолдыз" исеме астында чыга башлаган район газетасы тарихында минем дә 30 еллык хезмәт юлым сызылган,-ди Фәһим Галиуллин. 4 апрельдә аңа 65 яшь тула.

    -Гомер юлын барласаң, район газетасы белән бәйле елларым бигрәк тә истәлекле. 1968 елда Шонгаты урта мәктәбен (ул чакта анда 300 ләп бала укыды!) тәмамлап, район типографиясенә газета-бланк бастыручы өйрәнчеге булып эшкә кердем. Ул чактагы директор Хәйретдин абый Насретдинов шуннан армиягә озатты:

    -Солдаттан кайткач та шәһәр дип хыялланма, туры үзебезгә кил, мине алыштырырлыгың бар,-диде.

    Шулай булып чыкты да, Тулда укып кайткач, 1973 елда мине директор итеп билгеләп куйдылар. Ул чакта редакция белән типография хәзерге Мәдәният йорты янәшәсендә иде. Шул яшьлек елларымның хатирәсе булып, үзем су сибеп үстергән юкә әле дә шунда безне сагынып, яфракларын җәйге җилләрдә лепердәтә, редакциягә керә торган урта ишекнең сул ягында иде ул. Без яшь, гайрәтле чакларда әле Кайбыч ягы да безнең районга карый. Газета 4 битлек булып атнага 3 тапкыр чыга, тиражы 8 мең данә, һәр кургаш хәрефне бөртекләп җыя идек. Таң атканда, кеше иртән көтүгә сыер куганда гына басылып бетә иде газета. Бик бердәм эшләдек без. Остазларым, хезмәттәшләрем Тәлгать, Фәрит, Вахит, Мәсгүть. Мөршид, Рифгать, Александр абыйлар, Рашад, Азат, Фәһимә, Фәрзәнә, Зәйтүнә, Роза, Рәмзия апалар, чордашларым, Фиргать, Хәмзә, Әнвәр, Рәшит, ике Әсгать, Наилә, ике Әминә. Нурия, Савия, Ришат, Илдар, Гәүһәрия, Лена һәм башка яшьлек дусларымны бик сагынам бүген. Бу сүзләрем бүген инде мәрхүмнәрнең рухларына догам булып барып ирешсен иде.

    Без яшь чакта Апас чын мәгънәсендә читәнле "шәһәр" иде әле. Ә хәзер? Бик матурланды, ыспайланды ул, безне алыштырган яшь буын җитәкчеләргә мең рәхмәт!

    Кысан, утын-күмер ягып җылытыла торган агач редакция-типография бинасын без үзебез үк өмәләр ясап,1974 елда хәзерге урыны янәшәсенә күчердек. Күчереп салынган иске типография бинасы да озын гомерле булып, 15 еллар чамасы бер-ике бүлмәсендә үземә дә гаиләм белән яшәргә насыйп булды әле. Хатыным Наҗия белән ике улыбыз: Рамил белән Маратны шунда үстердек. Хәзер 3 оныкка кадерле әби белән бабай без.

    Быел Апас районы газетасы чыга башлауга 84 ел тула. Гаилә архивын барлап утырганда менә шулар искә төште. "Йолдыз" үз йөзен, үз үткәнен югалтмасын. Һаман апаслылар белән бергә, кирәк булып яшәгез, хөрмәтле коллегалар!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: