Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Безгә монда яшисе

    Коштавылыннан Тәнзилә Хафизова район үзәгенең төзекләнүенә сөенә. -Аеруча соңгы биш-алты елда матур, яңа биналар артуы, элек төзелгәннәренең ыспайлануы бик кирәк, боларның барысы да халык өчен, аны беркем дә үзе белән күтәреп китә алмый. Һәйкәлләр скверында илебезнең бөтен үткәне белән танышырга була. Яшьләрне тәрбияләү өчен бик кирәк бу, Украинада әнә үз...

    Коштавылыннан Тәнзилә Хафизова район үзәгенең төзекләнүенә сөенә.

    -Аеруча соңгы биш-алты елда матур, яңа биналар артуы, элек төзелгәннәренең ыспайлануы бик кирәк, боларның барысы да халык өчен, аны беркем дә үзе белән күтәреп китә алмый. Һәйкәлләр скверында илебезнең бөтен үткәне белән танышырга була. Яшьләрне тәрбияләү өчен бик кирәк бу, Украинада әнә үз тарихыңны оныту аркасында ниләр булып ята. Афәрин, шулай дәвам итсен. Халыктан җыелган үзара салым акчаларына безнең Коштавылыбыз да бик үзгәрә, аны хөкүмәт дүрткә тапкырлап арттыра да бит әле. Шул акчаларга авылыбызның Галимҗан Ибраһимов урамына таш җәелде, су юллары яңартылды, капиталь ремонтлангач, авылның йөзек кашына әйләнгән клубыбыз янәшәсендә һәйкәл торгызылды. Быел үзара салым акчасын да кулланып Кәрим коесы янәшәсендә күл казытырга дигән ниятебез бар. Су башнясы тирәсен тотып алу, зиратларны пөхтәләү, авыл урамнарындагы утларны яңарту, авылыбызны чолгап алган чишмәләрне төзекләндерү дә авыл җирлегенең эш планына кертелде. Бу эштә безнең авылда туып-үскән, зур урыннарда эшләгән мәрхәмәтле иганәчеләребез дә ярдәм итәргә әзер. Тиздән клубта алар белән очрашу кичәсе үтәчәк, көтелгән яңалыкларны уртага салып сөйләшәчәкбез,-ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: