Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бүген Шәмбалыкчы авылының хөрмәтле кешесе Саимә апа Хәйруллинаның күңеле чиксез шатлык белән тулды

    Саимә апа гомерен балалар укытуга багышлый. Һәр укучысы үз баласыдай якын аңа. Алар турындагы хатирәләрне ул әле бүген дә күңелендә саклый. Хөрмәтле ветеран Саимә апа Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу уңайдан, бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин хәзергесе вакытта Казан шәһәрендә балалары янәшәсендә яшәүче Саимә апа янында булып, Россия...

    Саимә апа гомерен балалар укытуга багышлый. Һәр укучысы үз баласыдай якын аңа. Алар турындагы хатирәләрне ул әле бүген дә күңелендә саклый. Хөрмәтле ветеран Саимә апа Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Бу уңайдан, бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин хәзергесе вакытта Казан шәһәрендә балалары янәшәсендә яшәүче Саимә апа янында булып, Россия Президентының котлау хатын һәм үз исеменнән истәлекле бүләген, чәчәк бәйләмен тапшырып, иң изге теләкләрен җиткереп кайтты. Саимә апа да олы хөрмәт күрсәткәне өчен район башлыгына, райондашларына, авылдашларына зур рәхмәтен һәм олы сәламен юллап, киләсе елда да илгә-көнгә тынычлык, муллык теләп калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: