Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “ҖИР СӘГАТЕ”НӘ КУШЫЛ!

    ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының уртак килешүе нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә халыкара "Җир сәгате" акциясе үтә. Әлеге акция кысаларында мартның соң­гы шимбәсендә оешма-предприятиеләргә 1 сәгатькә (20.30-21.30) электр энергиясен куллануны туктату тәкъдим ителә. Бу энергия һәм электр ресурслары проб­лемаларын чишү, планета масштабында экологик ситуацияне яхшырту...

    ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының уртак килешүе нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә халыкара "Җир сәгате" акциясе үтә. Әлеге акция кысаларында мартның соң­гы шимбәсендә оешма-предприятиеләргә 1 сәгатькә (20.30-21.30) электр энергиясен куллануны туктату тәкъдим ителә. Бу энергия һәм электр ресурслары проб­лемаларын чишү, планета масштабында экологик ситуацияне яхшырту максатыннан үткәрелә. Шушы вакыт аралыгында архитектура-декоратив яктырткычларны, административ биналарның дежур утларын, шулай ук гражданнар тормышына куркыныч тудырмаучы башка объектларның электр һәм яктырткыч кулланмаларын сүндерергә киңәш ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: