Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Әби-бабай гына түгел алар!

    Район үзәге ветераннар Советы үзенең чираттагы утырышында Апас ветераннар клубы төзү турындагы тәкъдимне карады. Әлегә кадәр Апаста эшләп килгән ветераннарның "Садә", "Сердәш", "Ак калфак", "Тылсымлы энә", "Тынгысызлар" һәм башка исемле коллективлар эше дә тукталмый. Ветераннар клубы алар иҗатын берләштереп, өлкәннәребезнең мәнфәгатен дәүләт органнарында яклау, ярдәм итүгә алыначак. -Узган елгы эш...

    Район үзәге ветераннар Советы үзенең чираттагы утырышында Апас ветераннар клубы төзү турындагы тәкъдимне карады. Әлегә кадәр Апаста эшләп килгән ветераннарның "Садә", "Сердәш", "Ак калфак", "Тылсымлы энә", "Тынгысызлар" һәм башка исемле коллективлар эше дә тукталмый. Ветераннар клубы алар иҗатын берләштереп, өлкәннәребезнең мәнфәгатен дәүләт органнарында яклау, ярдәм итүгә алыначак.

    -Узган елгы эш тәртибе быел да үзгәрми. Апасның үз хатын-кызлар Советы эшен яңабаштан торгызасы иде. Ветераннар арасында иң яхшы кул эшләре һәм аш-су остасы, умартачы, чәчәк, яшелчә, җиләк-җимеш, виноград үстерүче, өй каршын матур тотучы номинацияләре буенча Апасның һәр 35 урамында да комиссия ике тапкыр булып, җиңүче хуҗалык ачыкланачак. Аларны бүләкләү еллык хисап җыелышында тантаналы итеп башкарылачак. Урамнар чисталыгы, яшеллек буенча да ветераннар арасыннан җаваплылар билгеләнеп, алар Апас бистәсе ветераннар Советында хисап тотачак, "шапшакларга" чаралар күрергә тәкъдимнәр кертәчәк. Язгы һәм көзге Апас ярминкәләрендә катнашу да безнең бер бурычыбыз-үзең үстергәнне башкаларга тәкъдим итү тыелмый бүген. Болгар, Биләр, "Зөя-утрау", Казан, районның истәлекле урыннарына, музейларга, җирле авыл ветераннар Советларына, мәктәп-балалар бакчалары, картлар йортларына унлап сәяхәт, төрле чаралар оештыру да еллык эш планыбызда бар. Зиратлар, мәчетләребез күркәмлегенә дә үз өлешебезне кертәчәкбез,-диде үз чыгышында Апас штп ветераннар Советы рәисе Расыйх Латыйпов.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: