Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Биектау, Балык Бистәсе районнарында елан чагу очраклары аеруча күп

    Татарстанда әледән-әле кара елан (гадюка) чагу очраклары ишетелә. Еш кына бу хәвеф-хәтәргә җиләк җыючылар юлыга. Хәер, белгечләр бу төр еланның чагуы үлемгә китерми, дип тынычландыра. Әлбәттә, баш һәм муенны чакмаса гына... Кара елан апрель аеннан җанлана, аларның активлыгы май ахыры-июнь башына туры килә. Чөнки нәкъ менә бу вакытта, халык теле...

    Татарстанда әледән-әле кара елан (гадюка) чагу очраклары ишетелә. Еш кына бу хәвеф-хәтәргә җиләк җыючылар юлыга. Хәер, белгечләр бу төр еланның чагуы үлемгә китерми, дип тынычландыра. Әлбәттә, баш һәм муенны чакмаса гына...


    Кара елан апрель аеннан җанлана, аларның активлыгы май ахыры-июнь башына туры килә. Чөнки нәкъ менә бу вакытта, халык теле белән әйтсәк, елан туйлары уза. Әгәр җиләк вакытында елан чаккан кешеләр арасында хатын-кызлар күп булса, гөмбә җыю чоры җиткәч, киресенчә, елан чакканнар арасында ир-атлар арта икән.

    Бу еланнар еш кына торак пунктлар янында, киң тармаклы юл челтәрләре буенда очрый. Аларның шактый булуы урманлы җирләрнең күп булуына бәйле түгел. Белгечләр җиләк-гөмбә җыйганда кулыгызны сузар алдыннан яки агач яныннан атлаганда тирә-юньне карап алырга киңәш итә.

    - Әгәр 2015 ел буенча безнең бүлеккә елан чаккан 4 кеше китерелсә, быелның май аеннан хәзерге көнгәчә - 10 кеше. Китерелгән пациентлар да, консультация сорап безгә шалтыратучылар да Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан аеруча күп. Елан чаккан урынга беркайчан да жгут салырга, салкын әйбер куярга ярамый, - дип сөйләде Казан шәһәре 7 хастаханәсе каты агуланулар бүлегенең токсикология табибы Алия Насыйбуллина.

    Табиб әйтүенчә, агуга каршы махсус сыворотканы үзлегеңнән генә кертергә ярамый. Гадәттә, кара елан кешенең уң кулы, баш бармагы, чәнти бармагы, аягын еш чага икән. Казан шәһәре 7 хастаханәсе каты агуланулар бүлеге Татарстанның бөтен районнарыннан елан чаккан пациентларны кабул итә.

    Дачалары булучылар колагына!

    Әлбәттә, җиләк яки гөмбә җыючыларны гына түгел, ә дачаларны да үз итә елан. Мисал өчен, Югары Ослан районының Ключище бистәсендә элек-электән үк еланнар күп. Биредә һаман йортлар салына, ә еланнар борчыганны яратмый.

    - Кара елан беркайчан да кешене беренче булып чакмый. Әгәр кеше аның белән уйнаса яки өстенә килеп басса гына куркыныч яный ала. Бик эссе вакытта алар күләгәгә, елга буйларына кача. Чөнки еланнар максимум 34-35 градус температурага гына чыдый ала, - дип белдерде биология фәннәре кандидаты, Идел-Чулман тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов.

    Дачалар янында кара еланнарның артуына кешеләр үзләре дә гаепле, чөнки халык тирә-юнен чүп оясына әверелдерә. Ә мондый җирләр - елан өчен менә дигән урын: рәхәт тә, тукланырга да азык бар. Чөнки, беренчедән, монда ышыкланып була, икенчедән, көнкүреш чүпләре, бакчадан чыгарылган агач-ботаклар арасында күсе, тычкан, йомраннар ияләшә. Нәкъ менә алар еланнарның төп азыгы булып тора да инде.

    - Үз дачаң территориясен дә, аның тирә-юнен дә даими рәвештә чистартып торырга кирәк. Үлән биек булып үссә, кичекмәстән, чалгы белән чабарга кирәк. Шулай итеп кенә, сез еланнар яши алган урыннарны киметәсез, - ди Алексей Павлов.

    Шунысын да истә тотарга кирәк: 50-60 сантиметр озынлыктагы кара елан, күп дигәндә, 20 сантиметр биеклеккә генә ыргыла ала. Беренче 20-30 минутта чаккан урын авырта, ойый башлый, шешенә. Иң куркынычы чагу түгел, ә кешенең аңа булган аллергия реакциясе икән. Шуңа күрә елан чакса, кичекмәстән район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки тиешле чаралар күрелмәгән очракта бу бөер авыруларына китерергә мөмкин.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: