Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Биеш һәм Йомралы авылы клубларында тавыш бирүчеләрне җыр-моң, коймак-чәй белән каршы алдылар

    Биеш клубы иртәдән үк җыр-моңга күмелде. Тавыш бирергә килгән һәрберсе тәмле коймактан, кайнар чәйдән авыз итте.

    – Бүген менә авылыбызда яшәүчеләргә уңайлылыклар артсын, матур тормышта яшик дип тавыш бирергә килдем. Быел авылга керү юлы төзекләндереләчәк. Моны без бик шатланып көтәбез. Биештә бик матур, якты, чиста мәктәп эшли. Үз эченә кипатханә, фельдшер-акушерлык пунктын алган күпфункцияле үзәк эшли. Бирегә килеп без аралашабыз, төрле түгәрәкләргә йөрибез. Барысы өчен дә республика һәм район җитәкчеләренә рәхмәт, -диде Галина Петрова. 
    Йомралылар әле яңа гына төзекләндерелгән клубта тавыш бирделәр. 
    – Шушындый яңартылган, матур клубка халык шатланып килә. Ишеево җирлегеннән килүчеләр дә клубның бөтен җирен карап чыктылар. Рәхмәтләрен җиткерделәр. Халык иртәдән үк актив булды, - диде санау комиссиясе сәркатибе Лилия Хәйруллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: