Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Биеш мәктәбе спорт залында районкүләм волейбол ярышлары башланды

Мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов Кубогын алу өчен барлыгы 8 команда көч сынаша.

(27 февраль, “Апастово-информ”). 


Зөфәр Зәмдиханов Кубогына волейбол ярышлары быел 9нчы мәртәбә үткәрелә. Быел уеннар тәртибенә азрак үзгәрешләр кергән. Алдагы елларда кызлар да, егетләр дә үзара уйнаса, быел бер командага өч кыз һәм өч егет берләшкән. Бу хакта директор үзе хәбәр итте. 
“Киләсе ел мәктәбебездә районкүләм волейбол уеннарының юбилей елы. Бу уңайдан уеннарны зонакүләм үткәрергә планлаштырабыз һәм башка районнарны да җәлеп итәргә телибез”, - ди ул үзе. 
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та катнашты. Ул балаларга гадел җиңүләр теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев