Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Бисеринки" Төркиядән Татарстанга кайтты

    Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле кызлары Төркиядән Казанга кайтып җитте. Истанбулдан очкан самолет Казан аэропортына бүген сәгать 1дә төшеп утырды. Балаларны ТР Президенты Аппараты вәкилләре, шул исәптән республика башлыгы ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева каршы алды. Исегезгә төшерәбез: Болгариядә узган конкурста катнашкан 15 кызның Истанбул аша өйләренә кайтып килгәндә, Төркия аэропортындагы теракт...

    Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбле кызлары Төркиядән Казанга кайтып җитте.

    Истанбулдан очкан самолет Казан аэропортына бүген сәгать 1дә төшеп утырды. Балаларны ТР Президенты Аппараты вәкилләре, шул исәптән республика башлыгы ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева каршы алды.

    Исегезгә төшерәбез: Болгариядә узган конкурста катнашкан 15 кызның Истанбул аша өйләренә кайтып килгәндә, Төркия аэропортындагы теракт аркасында сәфәрләре тоткарланды.

    Бүген иртән балаларны махсус автобус белән Чаллыга озаталар.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: