Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бишек җырлары тыңлап

    Каратун китапханәсендә, "Без һәммәбез бишек җырларыннан" дигән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Китапханә каршында эшләп килүче "Мирас" берләшмәсенең чираттагы утырышы иде бу кичә. Бу клубның максаты булып, милли мәдәниятны пропогандалау, бүгенге көн традицияләрен борынгы гореф- гадәтләргә, йолаларга нигезләп оештыру; буыннар бәйләнешен тәэмин итү тора. Матур гадәтләр безгә әби-бабайлар, әти- әниләребездән җыр,...

    Каратун китапханәсендә, "Без һәммәбез бишек җырларыннан" дигән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Китапханә каршында эшләп килүче "Мирас" берләшмәсенең чираттагы утырышы иде бу кичә. Бу клубның максаты булып, милли мәдәниятны пропогандалау, бүгенге көн традицияләрен борынгы гореф- гадәтләргә, йолаларга нигезләп оештыру; буыннар бәйләнешен тәэмин итү тора. Матур гадәтләр безгә әби-бабайлар, әти- әниләребездән җыр, әкият, такмак, уеннар аша күчә. Кичәне оештыручылар безгә менә шуларны ачып бирергә тырыштылар да инде. Кичәдә сәнгать мәктәбе, мәктәп укучылары да катнашты. Бишек җырларында нәрсә турында җырлана соң? Гадәттә, аларда баланың бәхетле, гыйлемле кеше булып үсүен теләү чагылдырыла. Бишек җыры ананың үзенчәлекле догасы ул. Бала бишектә чакта ук, бишек җырларын тыңлап, беренче әхлак дәресләре ала. Әлеге кичәгә багышлап "Бишек җыры җырлансын" исеме астында китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. "Бишек" хикәясе кичәдәгеләрне балачак хатирәләренә алып кайтып, күзләрен яшьләндерде. Әгәр дә без әниләрнең елмаеп җырлауларын күрсәк, аларның бишектәге балалары да бу елмаюларын эчке бер халәт, хис белән тоялар һәм үзләре дә елмая башлыйлар. Бу чарада күрсәтелгәнчә, без һәммәбез дә бишек җырларыннан бит. Кичәдәгеләр китапханәчеләр Әлфия Нурмиева белән Лилия Бикчуринага бик рәхмәтле булып киттеләр.

    Чулпан Хөснетдинова,

    үзәк китапханә директоры.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: