Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Болын-Балыкчы авылында бәйрәм булды

    "Туган авылым урамын Кабат-кабат урадым..." 27нче август көнне Болын-Балыкчы авылы Татарстан-1 урамының бәйрәме булды. Килгән барлык халык-яше, карты-рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Иганәчеләребезгә олы рәхмәтебез - зур суммада авыл кибете - Ришат, Роза, шушы авылда туып-үскән, хәзергесе вакытта Борнашта яшәп ятучы Илсур, Гөлүсәгә, авылыбызның һәрбер кешесенә үзләреннән өлеш керткәннәре өчен...

    "Туган авылым урамын

    Кабат-кабат урадым..."


    27нче август көнне Болын-Балыкчы авылы Татарстан-1 урамының бәйрәме булды. Килгән барлык халык-яше, карты-рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Иганәчеләребезгә олы рәхмәтебез - зур суммада авыл кибете - Ришат, Роза, шушы авылда туып-үскән, хәзергесе вакытта Борнашта яшәп ятучы Илсур, Гөлүсәгә, авылыбызның һәрбер кешесенә үзләреннән өлеш керткәннәре өчен рәхмәтләребезне әйтәбез! Тәмле пылау белән-Айрат, Люба, "горячий" остасы-Фәүзия апа. Башлап йөрүче-клуб кызлары, баянчы-Алмаз алыштыргысыз.
    Ил төкерсә, күл була диләр. Барыбызда тырышкач, нинди күнелле бәйрәм килеп чыкты.

    Барлык авылдашлар исеменнән-Сафиуллина Мәдинә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: