Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Болынбалыкчы почта бүлекчәсе – җиңүче

    "Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң максатчан, нәтиҗәле эшләүче булып Болынбалыкчы бүлекчәсе танылды. Фирүзә Зарипованың әлеге хезмәткә алынуына әле бер ел гына. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул авылдашлары белән уртак тел табарга, эшенең асылына төшенергә өлгергән инде. Болынбалыкчы почта бүлекчәсен дә җитәкли, газета-журналлар таратырга да вакыт...

    "Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң максатчан, нәтиҗәле эшләүче булып Болынбалыкчы бүлекчәсе танылды.

    Фирүзә Зарипованың әлеге хезмәткә алынуына әле бер ел гына. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул авылдашлары белән уртак тел табарга, эшенең асылына төшенергә өлгергән инде. Болынбалыкчы почта бүлекчәсен дә җитәкли, газета-журналлар таратырга да вакыт таба. Кирәк икән, товарын китереп бирә, түләүләрен алып китә. Өлкән буын, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләр аны зарыгып көтеп ала.

    - Кешегә хөрмәт, итагать белән карасаң, үзеңә дә шундый ук мөнәсәбәт тоясың. Бәяләр артуга карамастан, авылдашлар газета-журналларга теләп язылды. Бездә ике йортның берсенә "Йолдыз" килә. Мәгълүмат чараларын вакытында таратырга тырышабыз. Кормаш авылы хат ташучысы Рәмзия Сөнгатуллина белән аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Бердәмлекнең, тырышлыкның нәтиҗәсе булып, Яңа ел җиңү алып килде, - ди мөдир үзе.

    Кормаш авылында хат ташучы булып Рәмзия Сөнгатуллина эшли. Дүрт елдан бирле эшен яратып, җиренә җиткереп башкара ул.

    - Рәмзия сәламләп үткәч, күңелләр булып китә. Билгеле вакыт җитү белән килүен көтә башлыйбыз инде, - диләр кормашлылар.

    Болынбалыкчы почта бүлекчәсе җитәкчесе Фирүзә Зарипова район үзәгенә Үзәк чыршыны ябу тантанасына чакырылып хөрмәтләнде, баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева кулыннан бүләк алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: