Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Борнаш мәктәбе коллективы яңа уку елын зур уңышлар белән каршылады

    Борнаш мәктәбе коллективы яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү буенча республикакүләм бәйгенең зона этабында икенче урынга лаек булды Менә өченче ел инде Борнаш урта мәктәбе коллективы уку елын яңа, заманча мәктәптә каршылый. Укучылар кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, иртәдән үк бәйрәм тантанасына ашыкты. Бәйрәм шатлыгы җылы кояш нурларына күмелде. Быел биредә...

    Борнаш мәктәбе коллективы яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү буенча республикакүләм бәйгенең зона этабында икенче урынга лаек булды

    Менә өченче ел инде Борнаш урта мәктәбе коллективы уку елын яңа, заманча мәктәптә каршылый. Укучылар кулларына аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре тотып, иртәдән үк бәйрәм тантанасына ашыкты. Бәйрәм шатлыгы җылы кояш нурларына күмелде. Быел биредә 1 класска тугыз укучы керде.

    - Бу көнне бик озак көттем. Сумкамны көн саен бер аркама асып өйне әйләндем. Минем дә абыем кебек укучы буласым килде. Әниемне җитәкләп мәктәпкә килүе шундый рәхәт булды. Ә чәчәкләремне мин беренче укытучым Эльмира Тәхәвиевага һәм тәрбиячем Гөлүсә Утяшевага бирдем, - диде Борнаш кызы Лилия Сәлахова.

    Мәктәп директоры Динә Вилданова мәктәпнең уңышларына, үткәне һәм бүгенгесенә тукталып үтте. Аның чыгышына нәниләр авазы кушылды.

    Борнаш мәктәбе коллективы яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү буенча республикакүләм бәйгенең зона этабында икенче урынга лаек булды. Шулай ук балигъ булмаган балаларның тәртип бозуларын кисәтү буенча үткән республикакүләм бәйгедә алар беренчелекне яуладылар. "Олимпиада мәктәптән башлана" республикакүләм бәйгесендә дә борнашлылар авыл мәктәпләре арасында - беренче урында.

    - Уңышларыгыз күп, тукталып калмагыз, тагын да күбрәк уңышлар яулагыз. Минем туган мәктәбемнең тагын да зуррак үрләр яуларлык мөмкинлеге бар. Уңышлы уку еллары телим,- диде район башлыгы.

    Шунысы сөендерә, кайсы гына мәктәпкә барсаң да, ветеран укытучыларга, өлкәннәргә кадер-хөрмәт, ихтирам һәм игътибар күрсәтелә. Белем көнендә дә алар тантана күрке иде. Иң матур теләкләр алар адресына яңгырады, иң матур чәчкәләр аларга бүләк ителде. Яшь буынның хөрмәте аларның тырыш, аяусыз хезмәтенә зур бәя.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: