Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Борнаш мәктәбендә Сыңгы кыңгырау бәйрәмендә спорт мәйданчыклары ачылды

    Борнаш мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме күңелләрдә мәңге онытылмаслык истәлекле тәэсирләр калдырды. Ул эчтәлеге белән дә, куелышы белән дә үзенчәлекле иде. Театральләшкән кичәдә чыгарылыш класс укучыларының барлык мәктәп еллары күз алдыннан узды. Быел биредә урта мәктәпне 8, 9 классны 11 укучы тәмамлый. Очар кошларны хәтерләткән чыгарылыш класс укучыларының күңелләре мөлдерәп...

    Борнаш мәктәбендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме күңелләрдә мәңге онытылмаслык истәлекле тәэсирләр калдырды. Ул эчтәлеге белән дә, куелышы белән дә үзенчәлекле иде. Театральләшкән кичәдә чыгарылыш класс укучыларының барлык мәктәп еллары күз алдыннан узды.

    Быел биредә урта мәктәпне 8, 9 классны 11 укучы тәмамлый. Очар кошларны хәтерләткән чыгарылыш класс укучыларының күңелләре мөлдерәп туларга гына тора. Чөнки үзенә белем биргән, әти-әниеңдәй якын күргән укытучылар белән саубуллашу бер дә җиңел түгел.

    Бу көнне Борнаш мәктәбендә икеләтә бәйрәм булды. Укучыларны, авыл халкын сөендереп, мәктәп янәшәсендә заманча спорт мәйданчыклары ачылды. Мини-футбол һәм волейбол, баскетбол мәйданчыгына олысы да, кечесе дә шат. Ә мәйданчыкта тәүге футбол уенын район башлыгы башлап җибәрде, тупны да беренчеләрдән булып ул типте. Аңа кызып-кызып укучылар кушылды.

    - Мәктәбебез гөрләп тора. Инде менә спорт мәйданчыклары өстәлде. Мини-футбол мәйданчыгы өчен 2 миллион 472 мең сум, волейбол, баскетбол мәйданчыгы өчен 1 миллион 614 мең сум акча сарыф ителде. Рәхмәт район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, рәхмәт әлеге эшне оештырып, башкарып чыгучыларга. Мәйданчыклар буш тормасын, укучыларыбыз замана сынаулары алдында сынатмасын. Уртак тырышлыгыбыз белән без моңа ирешәчәкбез, - диде мәктәп директоры Динә Вильданова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: