Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Борнаш укучылары “Җимлек” шәфкатьлелек акциясенә әтиләре белән бергәләп кушылганнар

    Кыш көне җим эзләп, әрле-бирле йөргән, тәрәзәгә чиерткән кошларны кемнең генә күзәткәне юк икән. Шул вакытта аларга ярдәм итәсе, җим сибәсе килә. Борнаш урта мәктәбе укучылары канатлы дусларына булышу максаты белән "Җимлек" шәфкатьлелек акциясенә кушылганнар. Нинди генә җимлекләр ясамаганнар алар! Әлеге саваплы эшкә укучыларның әтиләре дә бик теләп алынган. -...

    Кыш көне җим эзләп, әрле-бирле йөргән, тәрәзәгә чиерткән кошларны кемнең генә күзәткәне юк икән. Шул вакытта аларга ярдәм итәсе, җим сибәсе килә. Борнаш урта мәктәбе укучылары канатлы дусларына булышу максаты белән "Җимлек" шәфкатьлелек акциясенә кушылганнар. Нинди генә җимлекләр ясамаганнар алар! Әлеге саваплы эшкә укучыларның әтиләре дә бик теләп алынган.

    - Барлыгы 76 җимлек ясап куелды, искеләре тәртипкә китерелде. Мисал өчен, 6 класс укучысы Артур Хисмәтуллин 7 җимлек ясап, "Иң күп җимлек ясаучы" булып танылды. Шулай ук "Иң матур җимлек ясаучы" номинациясендә дә беренче урынны алды. Бу бәйгедә 3 класс укучысы Гөлкәй Хафизова - икенче, 4 класс укучысы Рүзәл Вәлиәхмәтов өченче урынны алды. Иң актив класс исемен Алсу Әхмәтшина җитәкләгән 3 класс укучылары яулады. Биредә 8 укучы тарафыннан 16 җимлек ясап эленде, - дип хәбәр итте Борнаш урта мәктәбе директоры Динә Вилданова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: