Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Борнаштан Фәргать Гобәйдуллин үзе мини-трактор ясаган

    Борнаш авылында яшәүче Фәргать Гобәйдуллин төрле техника җиһазларыннан мини-трактор ясаган. Хәзер трактор аның уң кулына әверелгән. - Күптән кызыга идем. Ир кешенең тракторы булырга тиеш дип саныйм. Башта җиһазларын җыйдым. Иң элек алгы күчәрне барладым. Шуннан әкрен-әкрен китте инде. Җыярга тотынгач, бер ай эчендә эшләп бетердем. Тирә-юньдә трактор җыючылар бар....

    Борнаш авылында яшәүче Фәргать Гобәйдуллин төрле техника җиһазларыннан мини-трактор ясаган. Хәзер трактор аның уң кулына әверелгән.

    - Күптән кызыга идем. Ир кешенең тракторы булырга тиеш дип саныйм. Башта җиһазларын җыйдым. Иң элек алгы күчәрне барладым. Шуннан әкрен-әкрен китте инде. Җыярга тотынгач, бер ай эчендә эшләп бетердем. Тирә-юньдә трактор җыючылар бар. Безнеке беркемнекенә дә ошамаган. Ул үзебезчә килеп чыкты, - ди Фәргать абый.

    Кайсы гына ел фасылында да тракторның йөрүдән, эштән туктап торганы юк икән. Бәрәңге утырту, сызу, алу, җир тырмалау, тирес түгү, кар көрәү, кар түгү - кечкенә генә булса да, бар эшне дә башкара. Тракторның бәрәңге казыгычы, сыза торганы, арбасы да бар. Аларын да Фәргать абый уллары Марсель һәм Илназ белән бергәләп ясаган. Авылдашларга, тирә-күршеләргә, туганнарга булышырга да өлгерә алар.

    - Тракторның двигателе "жигули"ныкы, арткы тәгәрмәчләре "Беларус" тракторыныкы, шулай ук "Волга", "Нива", "УАЗ" җиһазлары да бар. Бер җыя башлагач, аерылып булмый. Башта гел шул гына. Мавыгып китеп, тәмен белеп җыйдык. Хәзер эшли башлаган тагын бер трактор бар. Анда да төрле машиналардан җиһазлар кулланам. Тәрәзәләр, кабина, ишекләр инде куелды, - Фәргать абый.

    Гобәйдуллиннар вакытны бушка уздырырга яратмыйлар. Ишегалды тутырып кош-корт, ихата тутырып терлек, бакча тутырып яшелчәсен үстерәләр. Тирә-юньнәре чәчәккә күмелгән. Фәргать абый төзелеш эшләренә бик оста. Кулы белгәч, ялындырып тормый, бар эшне ялт иттерә. Уллары да үзенә ашаган.

    - Кечкенә улым Илназ квадрацикл җыеп чыкты. Армиягә киткәнче җыя башлаган иде. Инде техника әзер. Әллә кайларга бара алмаса да, күңеле төшкәндә, кызык өчен йөреп-әйләнеп кайта, - ди уңган куллы хуҗа.

    Борнаш егетләрен әнә шулай җитмеш төрле һөнәр бизи. Тормыш иткәндә алар барысы да кирәк.

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: