Бу якшәмбедә эчкән ирне өйдән чыгармагыз!
Ул “туры юлга” басачак. 17 ноябрь сынамышларының киңәшләренә игътибар итегез әле.
Борынгылар 17 ноябрьдә урамда “кара көчләр” йөри дип ышанган. Шуңа кирәкмәгәнгә урамга чыкмаска киңәш иткәннәр. Ә өйне яман күздән, сихер-бозымнан саклар өчен тәрәзә төбенә кызыл миләш җимешләре урнаштырганнар.
Бу көнне күршегез шырпы яисә ут кабызучы башка әйберләр сораса, бирмәгез. Өегездән уңыш китмәс.
17 ноябрь ялкауларны яратмый! Эшсез тик утырмагыз. Ватылган әйберләрне төзәтеп куйсагыз, өегезгә иминлек килер.
Яңа күршеләр белән бу көнне танышмый тору хәерле. Яхшы мөнәсәбәтләр урнашмас.
Әгәр 17 ноябрьдә хатыннар эчәргә яраткан ирләрен урамга чыгармый тыеп кала алса, ул ир яман гадәтен тиздән ташларга тиеш икән.
17 ноябрь сынамышлары:
Сыер сауганда игътибар итегез: сыерның җилене җылы булса, җылытачак. Салкын икән — салкыннар көтегез.
Диңгез дулкыннарына охшаган болытлар көннәр бозылачагын хәбәр итә.
Тавыклар кыткылдап, йоннарын чукый, урам уртасында эре генә йөри икән, тиздән кар явачак.
17 ноябрьгә туй билгеләмәү хәерле. Уртак тормыш уңышлы булмаска мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев