Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Буа - Тәтеш юлында бер хатын-кызны елан чаккан

    Сайтыбызны укучылардан Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә булган күңелсез хәбәр килеп иреште. "Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен тәмамлап кире Казанга кайтканда кабат юлда теге машинага күзе төшкән. Нидер сизеп туктап...

    Сайтыбызны укучылардан Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә булган күңелсез хәбәр килеп иреште.
    "Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен тәмамлап кире Казанга кайтканда кабат юлда теге машинага күзе төшкән. Нидер сизеп туктап барып караса - салонда ялгыз гына мәктәпкәчә яшьтәге бер бала утыра", - дип яза укучыбыз. Әнисе баланы машинада бикләп калдырып урманга киткән булган. Кара еланнарны күреп йөрәге ярылган икән. Хатын-кызны үле килеш тапканда өстендә 2 елан утырган.
    Җәмәгать, зинһар, табигатьтә игътибарлы булыгыз. Ә балаларны берүзләрен калдырмагыз дип әйтеп тә тору кирәк түгелдер.
    Кара елан авыл-районнарда гына түгел, Казанда да кешеләрне чагу очраклары бар инде.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: