Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәм көннәрендә Апас юлларында 3 исерек правасыз калган

    19-20 февраль көннәрендә Апас юлларында 3 салмыш шофер юл сакчыларына очраган. Күрәсең, ир-атлар бәйрәмгә алдан ук бик ныклап “әзерләнгән“.

    (25 февраль, “Апастово-информ“).


    Тәүгелде юлында 2 ир-ат салмыш баштан эшкә барырга чыга. Алар трактор белән идарә иткәндә законнарның кырыслыгын онытып җибәрә. Шунысы гаҗәп: тракторчыларның берсе, бер тапкыр салмыш килеш техника белән идарә иткән өчен җәза алып та, кабат шул ук хатаны кабатлый. Хәзер аңа җинаять җаваплылыгы яный. Икенчесенә 30 мең сум штраф түләп, 1,5 ел җәяүләп кенә йөреп торырга туры киләчәк. Район үзәгендә кич белән җиңел машинада җилдерүче салмыш шофер очрый. Ул да җаваплылыктан качып котыла алмый. Бу хакта ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.
    “Юлларда сак булыгыз! Аек акыл белән идарә иткәндә дә юл зур игътибар сорый. Бу көннәрдә юлларда бозлавык хөкем сөрә. Үзегезне дә, янәшәдәгеләрне дә саклагыз!“ – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: