Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Бәйрәм уңаеннан Кече Болгаер китапханәсенә терлекче хатын-кызлар җыелды

    Кече Болгаер авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ,,Гүзәл затларыбыз әдәби мәйдан били" дип аталган әдәби кичә үтте.

    (6 март, "Апастово-информ").


    2021 ел - районда терлекчелек елы итеп игьлан ителде.
    Бәйрәмгә авыл хуҗалыгында хезмәт итүче гүзәл затларыбыз чакырылды.Кичәдә хатын-кыз язучылардан иҗат ителгән шигырьләр тулы әдәби сандыкны хезмәткәрләр бик осталык белән башкардылар.Аларның хезмәтләре дә районда югары бәяләнде. Хезмәтләре белән берүк вакытта мәдәни чарада да бик теләп катнаша алар.Туган тел елы уңаеннан тел турында мәкальләр тулы биремне дә алар тиз башкарып чыктылар.Әдәби кичәдә Шәмсия Җиһангирова, Клара Булатова, Алсинә Салахова,Гөлшат Зәйнәшева шигырьләре яңгырады. Люзия Хәмидуллинаның гармунда уйнаган көенә матур итеп җырлаулары кичәне тагында тулыландырып җибәрде .Гүзәл хезмәтчәннәрне Болгаер бүлекчәсе идарәчесе Нияз Гайфуллин бәйрәм белән котлап чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
    Кичә чәй табыны артында сөйләшеп дәвам итте. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: