Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Сугыш бүтән булмасын!

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 67 ел булды. Кабык Күпер авылыбызда 1 генә сугыш ветераны - Мишина Антонина Петр кызы калды. Тумышы белән ул- атаклы рус шагыйре Александр Есенинны биргән Рязань өлкәсеннән. Антонинаның әтисе Есининның дусты булган. Яшь кыз мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесында укып, фельдшер-акушер белгечлеген ала. Без-укучылар - аның янында...

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 67 ел булды. Кабык Күпер авылыбызда 1 генә сугыш ветераны - Мишина Антонина Петр кызы калды. Тумышы белән ул- атаклы рус шагыйре Александр Есенинны биргән Рязань өлкәсеннән. Антонинаның әтисе Есининның дусты булган. Яшь кыз мәктәпне тәмамлагач, медицина училищесында укып, фельдшер-акушер белгечлеген ала.

    Без-укучылар - аның янында еш булабыз, һәрчак булышабыз. Ә бу юлы укучыларым белән әңгәмә корырга киттек.

    • Әй, акыллым, мин инде күп нәрсәне хәтерләмим,- дип башлады ул сүзен.- Сугыш башланганда миңа 19 яшь иде. Радиодан бу хәбәрне өйдә ишеттем. Без инде сугыш булачагын күңелебез белән сизә, тик акылыбыз гына ышанмый иде. Бу вакытка мин бер ел шәфкать туташы булып эшләп, берникадәр осталык алган идем
    • Ә сез фронтка кайчан киттегез?
    • Беренче көннәрдә үк, төгәлрәк әйткәндә-25 июньдә.Кайда гына булмадым мин... Инде булган кайбер җирләрнең исемнәрен дә искә төшерә алмыйм. 1942 нче елның кышына кадәр Мәскәү госпиталендә эшләдем.Фашист Мәскәүгә ашкына иде. Бервакыт алар госпитальне бомбага тоттылар. Мин яраланып, озак кына дәваландым. Ә терелү белән тагын фронтка юл тоттым.
    • Кайсы вакыт сезгә иң куркынычы булып тоелды?
    • Һәр көн шулай иде, сеңелем. Ләкин без ул турыда уйламый идек. Бервакыт мине яралы солдатлар белән тулы санитар поездын озатырга җибәрделәр.Эш күп.. Ләкин ниндидер елга аша чыкканда, немец самолетлары поездыбызга бомбалар ташлый башлады.Андагы мәшхәрне күрергә язмасын сезгә, балалар. Кыскасы, янымда бомба шартлап, мине читкә очырган һәм мин җир белән күмелгәнмен. Берни хәтерләмим, контузия алдым. Сөйләүләренә караганда, мине бер көннән соң табып алып, госпитальгә озатканнар.
    • Тося апа, Җиңү көнен кайда каршы алдыгыз?
    • Мин бу вакытта Көнбатыш Украинада идем.
    • Ә Татарстанга ничек килеп эләктегез?
    • 1946 елда безнең медпункка бер егет башы авыртудан зарланып керде. Шулай танышып киттек. Ул- Татарстаннан, исеме Иван иде. Туган якларына кайтканнан соң да мине сагынган һәм күп тә үтмәде,үзенә гомерлек яр булырга дип алырга килде. Шулай итеп, 1946 елның сентябрь айларында мин Кабык Күпер авылына аяк бастым. Шушы авылда 63 яшькә кадәр 42 ел фельдшер булып эшләдем.
    • Бик зур рәхмәт сезгә, Тося апа. Алга таба да шушы матур, тыныч көннәргә шатланып, авырмыйча яшәргә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: