Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Чаңгы юлы"нда ике кеше үлгән

    Россиядә "Чаңгы юлы" массакүләм спорт чарасында ике ир-атның гомере өзелгән. Аларның икесе дә чаңгы спорты белән күптәннән шөгыльләнгән, ди. Уралда "Россия чаңгы юлы" ярышлары вакытында ике кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Түбән Тагилда булган - 56 яшьлек ир-ат старт алып 1,5 чакрым ара узу белән егылып үлгән. Lifenews...

    Россиядә "Чаңгы юлы" массакүләм спорт чарасында ике ир-атның гомере өзелгән. Аларның икесе дә чаңгы спорты белән күптәннән шөгыльләнгән, ди.


    Уралда "Россия чаңгы юлы" ярышлары вакытында ике кешенең гомере өзелгән. Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Түбән Тагилда булган - 56 яшьлек ир-ат старт алып 1,5 чакрым ара узу белән егылып үлгән. Lifenews хәбәр итүенчә, ашыгыч ярдәм чакыртылып, табиблар ярдәм күрсәтеп караса да, ир-атның гомерен саклап кала алмаганнар.


    Икенче очрак Каменск-Уральскийда булган. Анда 60 яшьлек ир-ат та чаңгы юлында ук егылып үлгән. Ике очрак буенча да тикшерү бара.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: