Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чак кына күңелсез хәл корбаны булмый калган машина йөртүче апаслыларны да руль артында һәрчак уяу булырга чакыра +видео

    Юлда ни генә күрмисең. Бигрәк тә калага юл тотсаң... Казан урамыннан җилдерүче бер машина йөртүченең күз алдында бер кыз юлга йөгереп чыгып, машина астына ташланган. Бу хәл каланың Ямашев проспектында сәгать кичке 5ләр тирәсендә килеп чыга. Бер кыз бара торган машина астына кинәт сикерә, - дип хәбәр итә prokazan.ru. Машина...

    Юлда ни генә күрмисең. Бигрәк тә калага юл тотсаң... Казан урамыннан җилдерүче бер машина йөртүченең күз алдында бер кыз юлга йөгереп чыгып, машина астына ташланган.

    Бу хәл каланың Ямашев проспектында сәгать кичке 5ләр тирәсендә килеп чыга. Бер кыз бара торган машина астына кинәт сикерә, - дип хәбәр итә prokazan.ru.

    Машина йөртүче әйтүенчә, кыз үзен бик сәер тоткан. Нәкъ менә машина алдына йөгереп чыкан да кинәт кенә юлга яткан. Тик, машина йөртүче моны вакытында күреп алып, аны әйләнеп узган. Бу хәлдән соң кыз тиз генә сикереп торып, качкан.

    - Барлык машина йөртүчеләрне сак булырга чакырам. Сезнең белән дә шундый хәл килеп чыкмасын! - дип кисәтә чак кына бәлага юлыкмый калган машина йөртүче.

    Чыганак: prokazan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: