Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чаллыда берәү дүртенче баласын юыну бүлмәсендә тапкан

    Ашыгыч ярдәм хезмәтен фатирына бала тапкан хатын-кыз үзе чакырта. Әлеге хәл кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә була. Мөрәҗәгать итүче 38 яшьлек хатын-кызның аңлатуынча, ул баланы өй шартларында тапкан. Соңрак ачыкланганча, бу аның дүртенче баласы икән инде. Ана кеше һәм аның юыну бүлмәсендә - суда дөньяга килгән сау-сәламәт нарасые бала тудыру...

    Ашыгыч ярдәм хезмәтен фатирына бала тапкан хатын-кыз үзе чакырта. Әлеге хәл кичә кичке сәгать 6лар тирәсендә була.

    Мөрәҗәгать итүче 38 яшьлек хатын-кызның аңлатуынча, ул баланы өй шартларында тапкан. Соңрак ачыкланганча, бу аның дүртенче баласы икән инде. Ана кеше һәм аның юыну бүлмәсендә - суда дөньяга килгән сау-сәламәт нарасые бала тудыру йортына тикшеренергә озатылган.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: