Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чаллыда машина йөртүченең руль артында вакытта гомере өзелгән

    Чаллыда "Фольксваген Поло" машинасы йөртүчесе - 62 яшьлек ир-ат руль артында җан биргән. Гадәттән тыш хәл бүген иртән - 8:30 сәгатьләрдә Яр Чаллы проспекты һәм Академик Королев урамы киселешендә булган. Машина йөртүче үзен начар хис иткән. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә аны коткарып кала алмаган -...

    Чаллыда "Фольксваген Поло" машинасы йөртүчесе - 62 яшьлек ир-ат руль артында җан биргән.

    Гадәттән тыш хәл бүген иртән - 8:30 сәгатьләрдә Яр Чаллы проспекты һәм Академик Королев урамы киселешендә булган. Машина йөртүче үзен начар хис иткән. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә аны коткарып кала алмаган - ир-ат аңына да килмичә вафат булган.

    Вакыйга урыныннан "Челнинские известия" хәбәр итүенчә, әлеге ир-ат бер оешмада балта остасы булып эшләгән. Аның эшкә барышы булган. Урында зур гына транспорт бөкесе барлыкка килгән.

    Источник: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: