Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә "Кичер мине, әнкәй!" спектакле сәхнәгә куелды

    5 апрель көнне Чирмешән мәдәният йортында Чирмешән һәм Багыш узешчәннәре катнашында Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" спектакле сәхнәгә куелды. Рольләрне: Миргаян - Тәүзих Камалиев, Гөлзирәк - Гөлназ Габдрахманова, Минзифа - Нурия Габдрахманова, Әбүбәкер - Рәфис Гыймалетдинов, Дилфүзә - Сания Вафина, Имаметдин - Госман Нигъмәтҗанов, Сәмидә - Гөлфирә Ситдикова, Кирам -...

    5 апрель көнне Чирмешән мәдәният йортында Чирмешән һәм Багыш узешчәннәре катнашында Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" спектакле сәхнәгә куелды. Рольләрне: Миргаян - Тәүзих Камалиев, Гөлзирәк - Гөлназ Габдрахманова, Минзифа - Нурия Габдрахманова, Әбүбәкер - Рәфис Гыймалетдинов, Дилфүзә - Сания Вафина, Имаметдин - Госман Нигъмәтҗанов, Сәмидә - Гөлфирә Ситдикова, Кирам - Таһир Әхмәтовлар башкарды. Спектакль бик уңышлы килеп чыкты. Үзешчән артистларның чыгышы тамашачыларны көлдерде дә, уйландырды да, елатты да. Тамашачылардан бары тик мактау, хуплау сүзләре генә ишеттек. Төп роль - Миргаян ролен башкарган Тәүзих Камалиевның уены һәркемне сокландырды. Гомумән һәр артист үз ролен тулысынча ачып бирде. Спектакльдә катнашкан барлык артистларга, ике атна дәвамында бер көн калмыйча, төп эшләреннән соң кичләрен репетицияләргә өйргәннәре, матур чыгыш ясаганнары өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Шулай ук , аяк атламаслык пычракта, безне карарга килгән, көчле алкышлары белән сөендергән барлык тамашачыларга олы рәхмәтем! Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!
    Чирмешән мәдәният йорты директоры Нурия Габдрахманова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: