Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме булды

    24 март көнне Чирмешән мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме булды. Бәйрәм сәгать 10да урамнарда йорт саен кереп, Нәүрүз такмаклары әйтеп, бәйрәмгә чакырып, тәм-том җыю белән башланды. Авыл халкы балалардан тәм-томнарын кызганмады. Ә бу вакытта мәдәният йорты каршындагы мәйданда кече казанда "Карга боткасы", зур казанда шашлама пеште, коймакның тәмле исе бөтен авылга...

    24 март көнне Чирмешән мәдәният йортында Нәүрүз бәйрәме булды. Бәйрәм сәгать 10да урамнарда йорт саен кереп, Нәүрүз такмаклары әйтеп, бәйрәмгә чакырып, тәм-том җыю белән башланды. Авыл халкы балалардан тәм-томнарын кызганмады. Ә бу вакытта мәдәният йорты каршындагы мәйданда кече казанда "Карга боткасы", зур казанда шашлама пеште, коймакның тәмле исе бөтен авылга таралды. Балалар белән йөреп кайтканда безне кайнар коймак, ботка, самавыр чәе көтеп тора иде. Бераз сыйлангач, уеннар, көч сынышу башланды. Бәйрәмгә балалар бакчасы коллективы да зур әзерлек белән килгән иде. Бакча балаларының концерты ямь өстенә ямь өстәде. Нәниләр бер уеннан да, бер бәйгедән дә читтә калмады. Карачкы яндырганнан соң, кабат сыйландык. Бәйрәмнән балалар да, өлкәннәр дә, шәһәрдән кайтучы кунаклар да зур канәгатьлек белән таралышты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: